Рафис Борһанов Россия мәгариф академиясенең әгъза-хәбәрчесе итеп сайланды
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык университеты ректоры Рафис Борһанов Россия мәгариф академиясенең әгъза-хәбәрчесе итеп сайланды.
Академия әгъзаларын гомуми җыелышта сайладылар. Биредә педагогика, психология өлкәсендә эшләүче әйдәп баручы галимнәр катнашты. А
Исегезгә төшерәбез, Рафис Борһанов Идел буе университетын 2020 елдан җитәкли. Өч елдан соң ул диссертациясен уңышлы яклап, икътисад фәннәре докторы исемен ала. Үзенең һөнәри эшчәнлегенең 13 елын ул Казан мэриясендә эшләүгә багышлый.
Фото: Казан мэриясе сайты
Комментарийлар