Логотип Магариф уку
Цитата:

Татфак бәйрәмгә чакыра!

Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан Уникс концерт залында театраль, музыкаль тамаша узачак. Бу хакта бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.

Журналистлар белән очрашу вакытында Р. Җамалетдинов татар теле һәм әдәбияты бүлегенең чал тарихы белән таныштырды.

 

 – Казан университеты оешкан көненнән башлап, 1804 елның 5 ноябрендә, сүз фәннәре бүлегендә Көнчыгыш телләре кафедрасы ачыла һәм беренче лектор штаты да билгеләнә. 1812 елны Казан университетының укыту программасына татар теле кертелә. Университетта беренче татар теле укытучысы ул – барыбызга да билгеле шәхес Ибраһим Хәлфин...Татар теле кафедрасаның 1926 елда Мөхетдин Корбангалиев җитәкчелегендә факультетара татар теле кафедрасы эшли башлый. Бөек Ватан сугышы вакытнда 1944 елда Тарих һәм филология факультеты составында нәкъ без сөйли торган Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачыла. Бу бүлекнең җитәкчесе һәм оештыручысы Рабига Хәкимова билгеләнә, – дип сөйләде Рәдиф Җамалетдинов. 

 Казан университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеге оешуга 80 ел тулу уңаеннан оештырыла торган бәйрәм кичәсе  “Канат ярганда” дип исемләнгән. 30 ноябрь көнне узачак чара төрле елларда татфак тәмамлаган язучылар, шәхесләрнең музыкаль әсәрләре белән үрелеп барачак. Бәйрәмнең сценарий авторы шагыйрә, драматург Резеда Зәйниева, режиссеры Айдар Җәббаров.

 

Казан федераль университетының “Туган телләр һәм мәдәниятләр өлкәсендә стратегик тикшеренүләр” фәнни-белем бирү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Фәнзилә Җәүһәрова университетта гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштырып узды. Татфакның данлыклы остазлар истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендәге эш-гамәлләре хакында бәян итте. Шулай ук, университетның фидлология һәм мәдәният ара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге милли мәгариф һәм мәдәниятенең югары мәктәбе деканы яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә кулланыла торган алымнар белән таныштырды.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ