Логотип Магариф уку
Цитата:

Катнаш кушма җөмлә

Зәйтүнә Габдрахманова,Түбән Камадагы 5 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат.1. Катнаш кушма җөмлә төшенчәсен тирәнәйтү, катнаш кушма җөмләгә синтак...

Зәйтүнә Габдрахманова,
Түбән Камадагы 5 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат.

1. Катнаш кушма җөмлә төшенчәсен тирәнәйтү, катнаш кушма җөмләгә синтаксик анализ ясау күнекмәләре булдыру өстендә эшләү, катлаулы кушма җөмлә турындагы белемнәрен тирәнәйтү.


2. Укучыларда иҗади фикерләү күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү. Сөйләм телләрен үстерү.


3. Үзара ярдәмләшү, бер-береңә теләктәшлек хисләре тәрбияләү.


Җиһазлау. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек / М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 2007; компьютер, проектор, экран, презентация, таратма материал.


Дәрес тибы. Белем күнекмәләр булдыру дәресе.


Дәрестә кулланылган сингапур структуралары: ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН, ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ, СИНГЛ РАУНД РОБИН.


Дәрес барышы


I. Оештыру этабы.


Исәнләшү. Укучыларны барлау.


Уңай эмоциональ халәт тудыру.


- Укучылар, бер риваять белән танышырбыз. Риваять нәрсә турында?


Сүзлек эше - изге гамәл.


- Бер кеше 70 яшендә Пәйгамбәребез янына килеп: “Инде нинди изге гамәл кылыйм?” - дигәч, Мөхәммәт галәйһиссәләм аңа: “Гыйлем өйрән!” - дигән. Шушы кеше Пәйгамбәребезнең кушканын үтәп гыйлем ала. Аннан соң балалар укыта башлый, 95 яшенә җитеп вафат була. 20 елдан артык балалар укыта.


Көтелгән җаваплар: изгелек эшләү, уку-укыту гомер-гомергә яхшы гәмәлләрдән саналган. Димәк, тырышып гыйлем алу – изгелек эшләү.


II. Белемнәрне тигезләү.


- Үткән дәресләрдә өйрәнгәннәрне кабатлыйбыз.


Укытучы фикере белән килешкән укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган килеш кала (ТЕЙК ОФ–ТАЧ ДАУН).


1. Грамматик нигезләренең саны буенча кушма җөмлә гади кушма җөмләгә һәм катлаулы кушма җөмләгә бүленә.


2. Катлаулы кушма җөмләгә күп тезмәле, күп иярченле кушма җөмлә керә.


3. Катлаулы кушма җөмләдә тыныш билгеләре куюның махсус кагыйдәләре юк: тыныш билгеләре ике компонентлы тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдәге кебек куела.


4. Күп иярченле кушма җөмлә 3 төрле була: тиңдәш иярүле, бер-бер артлы иярүле, берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмләләр.


Үз-үзеңә бәя бирү.


III. Үткән дәрестә бирелгән өй эшләрен тикшерү.


а) 157 нче күнегү (Катнаш кушма җөмләләрне генә укыту: 1,3,4.)


IV. Уку мәсьәләсен кую.


- Димәк, үткән дәрестә нинди теманы өйрәндек? (Катнаш кушма җөмлә.)


- Бу теманы ничек үзләштерүегезне тикшерү өчен, шундый бирем эшлибез: парта өстендә яткан альбом битләрен алабыз, башта аны икегә, аннан тагын икегә бүләбез. Шул бүленгән кисәкнең бер почмагын аз гына бөклибез һәм альбом битен ачып каршыбызга куябыз. Әлеге биттәге бөкләнгән урыннарны карандашлар белән кабатлап чыгабыз һәм уртага “Катнаш кушма җөмлә” дип язабыз. Беренче баганага катнаш кушма җөмләнең билгеләмәсен, икенче баганага аңа характеристика, өченче баганага мисаллар, дүртенче баганага капма-каршы мисалларны язабыз. Һәр кәгазь битен мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Cезгә барлыгы дүрт минут вакыт бирелә (ФРЕЙЕР МОДЕЛЕ).


<…>

Тулы варианты белән «Мәгариф» журналының №12 (декабрь, 2014) санында танышырга була. («Электрон подписка»да)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ