Логотип Магариф уку
Цитата:

Кошларга ничек ярдәм итәргә?

(Әйләнә-тирә дөнья. I сыйныф)Гөлсинә МАССАРОВА, Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыДәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләре...

(Әйләнә-тирә дөнья. I сыйныф)
Гөлсинә МАССАРОВА,
Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Дәрес укучыларның анализ ясый белү, үзләренең фикерләрен әйтә белү, хисләрен, эмоциональ халәтләрен җиткерә белү күнекмәләрен, шулай ук универсаль уку гамәлләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Ачкыч сүзләр: үстерешле укыту, башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты таләпләре, универсаль уку гамәлләре.
Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү.
Максат: үзебезнең якларда кышлаучы кошларны күзәтеп, укучыларның тормыш тәҗрибәләрен камилләштерү.
Бурычлар:
1) укучыларның безнең якларда кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен арттыру;
2) кошлар тормышында табигать шартларының нинди роль уйнавын билгели белергә өйрәтү;
3) телдән сурәтләү буенча кошларны таный белү күнекмәләрен камилләштерү;
4) укучыларда кошларга сакчыл караш тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Шәхси: үз уңышларың, уңышсызлыкларның сәбәпләре турында фикер йөртү.
Метапредметлы:
танып белү: үзебезнең якларда кышлаучы кошларны таный белү;
коммуникатив: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу;
регулятив: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.
Предметлы: үзебезнең якларда кышлаучы кошлар турында һәм аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында  белемнәр формалаштыру.
Эшне оештыру төрләре: фронталь, индивидуаль, төркемнәрдә, парларда.
Материал һәм җиһазлау: «Әйләнә-тирә дөнья» предметыннан Федотова О.Н., Трафимова Г.В. , Трафимов С.А. авторлыгындагы I сыйныф өчен: 1) дәреслек (38‒39 нчы битләр), 2) эш дәфтәре (29 нчы бит), 3) укытучы  өчен методик кулланма (82‒84 нче битләр); «Туган тел» дәреслеге (4 нче бит), хрестоматия, кош рәсемнәре, сигнал карточкалар; җимлекләр, җимнәр; магнитофон, компьютер, презентация Power Point «Кошлар».
massarova-g-e - prezentaciya Power Point

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ