Логотип Магариф уку
Цитата:

ШӘҺӘРДӘ ҺӘМ АВЫЛДА

(Рус мәктәбенең рус төркемендә татар теле дәресе. I сыйныф)Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,Казандагы  141 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксатлар: Юнәлеш, урын-вакыт,чыгыш килешендәге сүзл...

(Рус мәктәбенең рус төркемендә татар теле дәресе. I сыйныф)


Рәмзилә АХМАДУЛЛИНА,


Казандагы  141 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максатлар:



  1. Юнәлеш, урын-вакыт,чыгыш килешендәге сүзләрне тәрҗемә итәргә, әлеге килешләрнең сорауларына җавап бирергә; өйрәнелгән сүзләрне, сөйләм калыпларын дөрес әйтергә; диалогик  сөйләмдә кулланырга  күнектерү.

  2. Укучыларның хәтерен камилләштерү; парларда эшли белү күнекмәләрен үстерү.

  3. Укучыларда диалогик сөйләм аша шәһәр һәм авыл тормышына мәхәббәт, тереклек ияләренә сакчыл караш тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр:


Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: шәһәр һәм авыл тормышына карата кызыксыну уяту; үзеңнең сөйләмеңне камилләштерүгә омтылу; хайваннарга карата михербанлы булу.


Метапредмет нәтиҗәләр:


Регулятив УУГ:уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя.


Танып белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү; тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.


Коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә иптәшеңнең сөйләмен ишетә  һәм тыңлый; парың белән килешә; башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.


Төп төшенчәләр: шәһәр, авыл.


Предметара бәйләнеш: әйләнә- тирә.


Җиһазлау: интерактив  такта, дәреслек, рәсемнәр, сүзләр язылган карточкалар, уенчыклар.


Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.


Методы: әңгәмә, сорау-җавап, төрле биремнәр үтәү.


Дәрес барышы



  1. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

  2. Уңай психологик халәт тудыру.


- Исәнмесез!  Минем якын  дусларым,  акыллы укучыларым! Хәерле көн сезгә телим мин .  Хәлләрегез ничек? (Бик әйбәт)


-Укучылар, матур утырыгыз, дустыгызның хәлен сорагыз!(Укучылар хәл сорашалар)


– Яхшы кәеф белән дәресне башлыйбыз.



  1. Актуальләштерү

  2. Сорауларга җаваплар алына.


– Укучылар, дәрестә  кунаклар бар. (Укытучы ишек шакый)


– Бу нәрсә? (Бу песи.)


– Аның исеме ничек? Ул нинди? (Аның исеме Мыраубикә. Ул матур, зур, әйбәт.)


– Бу нәрсә? (Бу үрдәк.)


–Аның исеме ничек? Үрдәк нинди? (Аның исеме Акыллы үрдәк.  Үрдәк кечкенә, акыллы, сары.)


– Укучылар, Акыллы Үрдәк һәм Мыраубикә  дәрескә кунакта. Алар да татарча өйрәнергә тели. Дусларга  булышабызмы? (Булышабыз)



  1. Фонетик уен.


 – Игътибар белән тыңлагыз. Мин сүзләр әйтәм, кабатлагыз. Назовите звук, который повторяется в этих словах.


Шәһәр, һәйкәл, һәм -[һ]


Үрдәк, күп, үлән, түгел- [ү]


Яңа, исемең, киң, миңа- [ң]


Әйбәт, әби, нәрсә- [ә]


Авыл, тавык, авылга- [w]. Бик әйбәт, укучылар.


III.  Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую


–Укучылар, кунаклар кайда яшиләр, кайдан килгәннәр? Дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез, белергә телисезме? Ике шигырьне игътибар белән тыңлагыз! Акыллы Үрдәк кайда яши? (Укучылар аудиоматериалны тыңлыйлар.)


Бу авыл бик зур.


Ә бу авыл матур.


Урамнары бик тар,


Авылда песи бар.


–Укучылар, тыңлагыз! Мыраубикә кайда яши?


Әйбәт дустым - песием.


Ул яши  зур шәһәрдә.


Песи белән йөрим урамда,


Биек йортлар бар Казанда.


– Димәк, дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?


– Шәһәр һәм авыл турында.


(Укытучы сыйныфны ике төркемгә бүлә.) Бу төркем Акыллы Үрдәк белән авылда яшиләр. Ә бу төркем Мыраубикә белән шәһәрдә яшиләр.


– Как вы думаете для чего нужно знать о своем городе или о деревни?


–  Что бы  другим рассказать где ты  живёшь.


–Әйе, укучылар, без дә  дәрестә шәһәр һәм авыл турында сөйләргә өйрәнербез. Акыллы Үрдәк һәм Мыраубикәгә  булышырбыз.



  1. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү


–Хәзер мин татарча әйтәм, ә сез русча тәрҗемә итегез: тар урамнар, авылда яшим, кайда яшисең, автобуслар йөри, үлән үсә, йортлар таштан, йортлар агачтанмы, әбием яши, мин кунакка кайтам. Авылда урамнар тар. Шәһәрдә биек йортлар бар. Авылда тавык бар. Авылда чиста.


– Балалар, бик әйбәт, дәвам итәбез. Ә хәзер русча әйтәм, сез татарча әйтегез. Давайте им покажем наши знания. Эти слова нам понадобятся,  когда будем составлять предложения. Деревня, города, мой город, высокие дома, твоя улица, где ты живёшь, моя деревня маленькая. В городе есть дома из камня. Я еду в город.  Не из города. Я в гости в деревню возвращаюсь. Его город красивый. Этот дом из дерева.



  1. Мөстәкыйль эшләү

  2. Smart тактада күнегүне эшләү. (Шәһәр һәм авыл темасына караган рәсемнәрне дөрес урнаштыру.)

  3. Дөреслеген тикшерү.


– Укучылар, дөрес, авылда тавык, агачтан йорт, яшел үлән, үрдәк бар. Шәһәрдә биек йорт,автобус, цирк, зоопарк бар. Бик әйбәт.


VII. Ял минуты


Мин  барам зур шәһәргә. (Укучылар атлыйлар)


 Утырам  трамвайга.(Укучылар чүгәлиләр)


Урамнар киң һәм тар,


Шәһәрдә биек йортлар бар. (Укучылар куллар ярдәмендә күрсәтәләр)


Мин кайтам авылга,


Гөмбә белән алмага. (Укучылар атлыйлар, гөмбә һәм алма җыялар)


Мин яратам авылны,


Син дә  ярат аны! (Куллар ярдәмендә күрсәтәләр)


VIII. Белем һәм күнекмәләрне яңа ситуациядә куллану


1.Төркемнәрдә эшләү.


Мыраубикә. Акыллы Үрдәк, мин татарча матур җөмләләр беләм. Ә син беләсеңме? (Укытучы рольгә кереп уйный)


Акыллы Үрдәк. Юк.


– Аня, син татарча  беләсеңме?


– Әйе, мин татарча беләм.


– Укучылар, Акыллы Үрдәккә булышыгыз!  Партада карточкалар бар. Нужно их собрать и составить предложения.



  1. Урамнар, шәһәрдә , киң.

  2. Авылда, үсә, үлән, яшел.

  3. Шәһәрем, матур, минем.

  4. Синең, кечкенә, авылың.

  5. Дәреслек белән эш. Сорауларга җавап бирү.

  6. Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү


–  Хәзер, без –укучылар түгел! Бу төркем – Акыллы Үрдәкләр, алар авылда яшиләр. Ә бу төркем – Мыраубикәләр. Алар шәһәрдә яшиләр.  Сез таныш түгел,  бер-берегезгә нинди сораулар бирерсез?


– Синең исемең ничек? Син кайда яшисең? Авылда/шәһәрдә нәрсәләр бар? Синең шәһәрең/авылың  нинди? Шәһәрдә йортлар авылда/йортлар нинди? Шәһәрдә автобуслар йөриме? Авылда үрдәк, тавык, әбиең яшиме? (Укучылар парлап бер-берсенә сораулар бирәләр, укытучы тыңлап йөри, ахырдан гына хаталар төзәтелә.)



  1. Рефлексия

  2. Уку мәсьәләсен искә төшерү.


– Укучылар, дәрестә нәрсәгә өйрәндегез?



  1. Дәрестәге эшчәнлеккә үзбәя.


 –Укучылар, шәһәрдә дөрес йөрер өчен Светофор белән дә дус булырга кирәк. Кем дәрестә татарча әйбәт сөйләште, шәһәр һәм авыл турында сөйли белә, ул яшел төсне сайлый; кем бераз сорауларга җавап бирә, җөмләләр генә төзи ала – сары төсне, ә кемгә тагын кабатларга һәм өйрәнергә кирәк кызыл төсне сайлый.


 Акыллы Үрдәк, Мыраубикә һәм мин сезгә юлда яшел төс кенә януын телим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ