Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – безнең Ватаныбыз

(Рус төркеме. III сыйныф)Лилия ШӘРӘПОВА,Казандагы 73 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксатлар: Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күне...

(Рус төркеме. III сыйныф)


Лилия ШӘРӘПОВА,


Казандагы 73 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Максатлар: Татарстан турында алган белемнәрне ныгыту, белем һәм күнекмәләрне камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, авазларның әйтелешен ныгыту; сүзлек составын баету, иҗади эшләү сәләтен үстерү; туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, гуманлык хисләрен тәрбияләү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр (универсаль уку гамәлләрен  формалаштыру):


Регулятив: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;  күнегүләрне, биремнән чыгып, дөрес үтәү;


Танып-белү: өйрәнгән темаларга караган сүзләрне таный белү, сөйләм формалаштыра алу;


Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсен куллану.


Җиһазлау: дәреслек (Татар теле һәм уку китабы. 3 нче сыйныф өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) / К.С.Фәтхуллова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2013), автобус рәсеме, флагчыклар, шәһәр исемнәре язылган тасмалар, төрле дәрәҗәдәге карточкалар.


Дәрес тибы: үткән теманы гомумиләштереп кабатлау.


Дәрес барышы



  1. I. Уңай психологик халәт тудыру


– Исәнмесез, укучылар. Бүген бездә кунаклар. Әйдәгез әле, алар белән дә исәнләшик. (Балалар борылып исәнләшәләр.)


– Бүген класста кем дежур? (Дежур укучы җавабы.)



  1. Өйрәнгәннәрне кабатлау


– Өйрәнгәннәрне кабатлау өчен, без автобус белән сәяхәткә чыгабыз. Автобуска утыру өчен нәрсә кирәк? (Билет кирәк.)


– Ә билет ничә сум тора? (25 сум тора.)


– Әйдәгез, без, автобуска утырганчы, өйрәнгән сүзләрне кабатлап алабыз. (Тактага баскычлап мич ясалган ватман эленә. Балалар шунда, варианлап, тактаның ачылмалы өлешенә язылган сүзләрнең тәрҗемәсен табып беркетәләр.)


туган җирем                 родная земля


Ватаным                       Отечество


горурланам                           граничит


туган ил                        родная страна


чит ил                           горжусь


чиктәш                          зарубежная страна


тыгыз                            тесный


бәйләнеш                      связь


Казан тарихы               история Казани


кара алтын                            черное золото


нефть чыгаралар                   добывают нефть


Идел                             Волга


Кама                             Кама


Татарстан                     Татарстан


үстерәләр                     выращивают


җитештерәләр              производят


тарихи                          исторический


башкала                       столица


өлкә                              область


байлык                         богатство


– Балалар, кайсы сүз татарча да, русча да бертөрле әйтелә? (Татарстан сүзе.)


– Без бүген кайсы бүлекне кабатлыйбыз? (Татарстан – безнең Ватаныбыз.)


– Татарстандагы нинди зур шәһәрләрне беләсез? (Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Чистай, Казан.)


– Татарстан белән кайсы Республикалар чиктәш? (Башкортстан Республикасы, Удмуртия, Мария Эл, Чувашия  Республикасы.)


– Нинди чиктәш өлкәләрне беләсез? (Киров, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләре.)


– Республикабыз аша нинди елгалар ага? (Идел һәм Кама елгалары.)


(Республика, өлкә, елга атамалары тактага ябыштырыла.)


– Ә хәзер без автобус белән Алабуга шәһәренә барырыз. Күзләрне йомабыз һәм егермегә кадәр татарча саныйбыз.


(Картага шәһәрнең русча атамасы Елабуга сүзе куела, аннары татарча әйтелештәге Алабуга атамасы белән алыштырыла.)


– Укычылар, кайсыгыз Алабуга шәһәре белән таныштыра?


(Картадагы һәр шәһәр атамасы янына чыгыш ясарга тиешле укучының исеме  язылган флагчык беркетелә.)


Камил. Алабуга – борынгы шәһәр. Анда И.Шишкин, М.Цветаева музейлары бар. Алабугада машиналар, тракторлар җитештерәләр.


(Мәгълүмат язылган флагчык тактада шәһәр турысына беркетелә.)


– Ә хәзер без Яр Чаллы шәһәренә барабыз. Күзләрне йомабыз, унга кадәр татарча саныйбыз.


(Картага Чаллы сүзе куелган була, ә Яр сүзе өстәлә.)


– Кем Яр Чаллы шәһәре турында сөйли?


Зәлия. Яр Чаллы – зур, матур шәһәр. Анда КамАЗ заводы бар. КамАЗда машиналар җитештерәләр.


– Яхшы. Түбән Кама шәһәренә юл тотыйк. Күзләрне йомабыз, унбишкә кадәр саныйбыз.


– Укучылар, безне шәһәргә кертмиләр? Ни өчен? (Шәһәр атамасында Кама сүзе җитми.)


(Картага Түбән сүзе генә куелган була, аннары Кама сүзе өстәлә.)


Кайсыгыз Түбән Кама шәһәре белән таныштырыр?


Данил. Түбән Кама – химиклар шәһәре. Анда шиналар эшләп чыгару һәм нефть эшкәртү заводлары бар.


– Ә хәзер Әлмәт шәһәренә юнәләбез. (Картага эленгән шәһәр атамасында икенче иҗектәге ә хәрефе язылмаган.)


– Безне бу шәһәргә кертмиләр, ни өчен? (Чөнки Әлм...т сүзендә, ә хәрефе төшеп калган.)


– Әлмәт шәһәре турында кем сөйли?


Ангелина. Әлмәт – нефтьчеләр шәһәре. Анда нефть чыгаралар.


– Хәзер чираттагы шәһәргә китәбез. Күзләрне йомабыз, уннан кирегә саныйбыз. Бу шәһәргә безне кертмиләр? Ни өчен? (Чөнки шәһәр атамасы бөгелмә юл хәрефтән  язылган.)


– Ә ничек язарга кирәк? (Шәһәр исемнәре баш хәрефтән языла.)


– Чистай шәһәренә барабыз. Аның турында кем сөйләргә тели?


Самирә. Чистай шәһәре Кама елгасы буенда урнашкан. Анда сәгать заводы бар. Сәгать заводында төрле сәгатьләр җитештерәләр.


– Әйдәгез, хәзер ял итеп алабыз. (М.Җәлилнең «Сәгать» шигыренә төрле хәрәкәтләр ясап, физкультминут үткәрелә.)


Сәгать суга даң-даң,


Хәбәр бирә таңнан.


Сәгать йөри келт-келт,


Тиз мәктәпкә кит, кит.


Сәгать җырлый зиң-зиң,


Мин бит туктый белмим.


– Балалар, инде Казанга барырга вакыт җитте. Әйдәгез, күзләрне йомабыз, уннан бергә кадәр саныйбыз. Ләкин Казанга керә алмыйбыз, капкалар ябык. Бездән сүзләр тәрҗемә итүне сорыйлар:



  • тарихи урыннар – исторические места;

  • үзәк – центр;

  • манара – башня.


(Казан турында гомуми мәгълүматны бер укучы тәкъдим итә, башка балалар аның фикерләрен тулыландыралар.)


Камил. Казан –Татарстанның башкаласы.Ул – борынгы шәһәр. Анда тарихи урыннар күп. Казанның үзәгендә Кремль урнашкан. Кремльдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы һәм Президент сарае бар.


Фаил. Казан Кремле – шәһәрнең Татарстан тарихын, төрле халыклар мәдәниятен, риваятьләрен һәм фактларын берләштергән «йөрәге». Аның территориясендә Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы, Сөембикә манарасы бар. Алар барысы да Казаныбызга ямь биреп балкып торалар.


Ильвина. Сөембикә манарасы, легендар җиде катлы авыш манара – Казанның архитектура символы. Сөембикә ханбикә Казанда яшәгән. Халык аны яраткан. Сөембикә татар халкының борынгы истәлеге.


Диләрә. Кол Шәриф мәчете укымышлы кеше исемен йөртә. Кремльнең бер бизәге – зәңгәр гөмбәзле ап-ак мәчет. Бу бинага әле 20 яшь тә юк, тарихи яктан карасаң, Казан Кремлендә бу исемдәге мәчет 1552 елда Казанны алганчыга кадәр ук булган. Ул барлык кешеләрне дә сокландыра.


Ангелина. Благовещенский собор является древнейшим из сохранившихся в Казани памятников православной истории и культуры. Удивительно прекрасный в своей благородной простоте он возвышается в центре Казанского Кремля – подлинная жемчужина в архитектурном уборе древнего города.


– Яхшы, булдырдыгыз. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз һәм бүгенге числоны, сыйныф эшен, матур язу күнекмәләрен язабыз.


– Мин сезгә карточкалар бирәм. Сез күп нокталар урынына сүзләр өстәп язарсыз.


Алабуга ... шәһәр. Әлмәттә ... чыгаралар. Чистайда ... заводы бар. ... манарасы  җиде катлы. Казанда ... урыннар күп.


(Парларда эшлиләр. Җөмләләр тактага да язылган. Соңыннан укучылар, сүзләрне куеп, үз-үзләрен тикшерәләр.)


III. Китап белән эшләү (телдән җавап бирү)


43 нче бит, 4–5 нче күнегүләр



  1. Өйгә эш бирү

  2. Өйрәнгән сүзләрне кабатларга (барлык укучыларга да).

  3. Сорауларга җавап формасында хикәя язу (46 нчы бит, 7 нче күнегү).



  • Татарстан нинди республика?

  • Татарстан кайда урнашкан?

  • Татарстанда нинди зур шәһәрләр бар?

  • Ул нәрсәләргә бай?

  • Татарстанда нәрсә чыгаралар?



  1. Татар телендә авыррак сөйләшүче балалар өчен 46 нчы биттәге 7 нче күнегүнең 3 нче өлеше.

  2. «Татарстан – безнең Ватаныбыз» темасына кечкенә хикәя язу (татар телендә әйбәт сөйләшүче балалар өчен).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ