Логотип Магариф уку
Цитата:

Павел Астахов: “Педофилияне дәваларга кирәк!”

РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Twitterдагы битендә Мәскәүнең 57нче мәктәбендә булган вакыйга уңаеннан (http://magarif-uku.ru/bozyk-ukytuchylar-kubey...

РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов бүген Twitterдагы битендә Мәскәүнең 57нче мәктәбендә булган вакыйга уңаеннан (http://magarif-uku.ru/bozyk-ukytuchylar-kubeya/) үз фикерен белдерде. Балалар омбудсмены кичәге тарих укытучысының укучылары белән гыйшыйк-мыйшык уеннарына битараф кала алмаган. Аның сүзләренчә, Җинаять Кодексына күптәннән төзәтмә кертү фарыз иде: балаларны көчләү буенча җинаять срогы үтә алмый, “педофилларны гомер буе эзәрлекләргә кирәк! “Анысы да монысы, педофилларны дәваларга кирәк! – дип яза Астахов. – Моны хирургия һәм медицина чаралары ярдәмендә башкарырга кирәк. Бу хакта Закон кабул ителде, тик нигә эшләми ул?”


Балигъ булмаган балаларны көчләүчеләргә карата Казахстанда да закон катгый: анда мондый вәхшиләргә химик кастрация ясыйлар. Россиядә дә законнар кырыслана бара. Бу елның март аенда Павел Астахов педофилларга карата гомер азагынача административ күзәтү таләп итеп, Президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Андыйлар төрмәдән чыгу белән үк янә шул юлга баса ләбаса. Уку елы башланды гына, ә уку йортларында секс-җәнҗаллар чыга тора. Шунысы гаҗәп: чыннан да законнар нигә эшләми?


Источник фотографии: www.tvc.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ