Уку йортларында секс-скандал

Яңа уку елы башланырга өлгермәде, илнең төрле төбәкләреннән шаккатмалы хәбәрләр килеп тора: мәктәп укытучылары укучылары белән интим мөнәсәбәттә торган!

Мәскәүнең 57нче мәктәп директоры Сергей Менделевичны кичә эшеннән азат иттеләр. Ул җитәкләгән мәктәпнең тарих укытучысы берничә еллар дәвамында укучылары белән интим мөнәсәбәткә кергән дип фаразлана. Бүген тикшерү эшләре бара. Тарих укытучысының кыңгыр эшләре турында яңадан яңа шаһитлар – мәктәпнең элеккеге укучылары табылып тора.

Кызганыч, мондый гаугалы хәл Татарстанда да булды. Әлмәт мәктәбенең 25 яшьлек укытучысы үзенең 15 яшьлек укучысы белән интим мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Шушы көннәрдә мәктәп директоры эшеннән китү турында гариза язды. Әлегә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсендә тикшерү эшләре бара.

Мондый хәл быел яз көне – Волгоград өлкәсенең бер мәктәбендә булган иде. 28 яшьлек укытучы 15 яшьлек укучысы белән интим мөнәсәбәттә торган. Укытучыга  карата хөкем чыгарылды, ул ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. Һәм өч ел дәвамында укытучылык эше белән шөгыльләнергә тиеш түгел.

Ике ел элек нәкъ шундый ук хөкем Пермь өлкәсенең физкультура укытучысына карата да чыгарылган иде. РФ Җинаятьләр Кодексының 134нче маддәсендә мондый җинаять өчен иң зур җәза – 6 елга иректән мәхрүм итү каралган. (Әгәр дә үсмергә 14 яшь тулмаган икән 15 елга кадәр төрмә). Әлмәт, Мәскәү мәктәпләрендәге башка сыймаслык очраклар ничек тәмамланыр, “Гаилә һәм мәктәп” журналының алдагы санында язарбыз.

P.S. Ә Кемерово өлкәсендә азгынлык белән бәйле яңа җәнҗал купты: югары уку йортының студентлары “үзенчәлекле тантана” оештырган. Зуррак курста укучылар, беренче курс студентларын чишенергә мәҗбүр иткән. Нәтиҗәдә, югары уку йортының җитәкчеләре эштән китү турында гариза язган.

Руфия ФАЗЫЛОВА.

Фоторәсемнең чыганагы: https://ria.ru/

3 thoughts on “Уку йортларында секс-скандал

  1. Баш исемдәге «скандал»ның татарча яңгырашлы икенче сүзе бар — «җәнҗал».

  2. Мин гаҗәпләнмим, кая карасаң да бозыклык бит! Укытучыларда мораль дигән әйбер калдмады, укучылар да көн-төн интернаттан юньсез сайтларда утырып, тәртипсезлеккә өйрәнеп беттеләр. Безнең буын «оятсыз» темага сөйләшергә курка иде. Хәзерге балалар рәхәтләнеп әти-әниләре, укытучылары белән шул хакта сөйләшә. Алга таба ниләр булыр, куркыныч хәтта!

  3. Азгынлык, дисез сез. Телевизорны ачып карагыз әле — бөтен дөньясы белән шул юлга этәреп тора бит. Үзәк телеканалларның берсендә укытучысына гашыйк булган укучы турында фильм күрсәтәләр. Хәтта татар җырчыларына кадәр: «Үз укучысын яратып туялмаган…» — дип җырлый. Цензура дигәнне башта шунда кертергә кертергә кирәк. Мин интернет турында әйтеп тә тормыйм.

Добавить комментарий