Логотип Магариф уку
Цитата:

Рус телен укыту концепциясендә Татарстан тәкъдимнәре кабул ителде

Мәктәптә төп предметлар рус телендә генә укытылырга тиеш, дигәнне алга сөргән Рус телен укыту концепциясе әлеге бәхәсле фикердән арынды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтте.– Мә...

Мәктәптә төп предметлар рус телендә генә укытылырга тиеш, дигәнне алга сөргән Рус телен укыту концепциясе әлеге бәхәсле фикердән арынды. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әйтте.


– Мәскәү белән тыгыз эшләдек, безнең бөтен тәкъдимнәр кабул ителде. Концепция милли республикаларның мәнфәгатьләрен дә искә алып эшләнә. Дөрес, концепция әле тулысынча кабул ителмәде, ләкин бу юнәлештә эш бара. Бөтен предметлар да русча укытылырга тиеш дигән фикер аннан төшеп калды, – диде ул.


Исегезгә төшерәбез, РФ гомуми белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбиятын укыту концепциясенең проекты 2015 елда булдырылды. Эш төркемен РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин җитәкләде. 27 ноябрьдә ТР Дәүләт Советында Россия мәгариф академиясе Президенты Людмила Вербицкая катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды.


Татарстан вәкилләре Концепция проектындагы кайбер фикерләр белән килешмәде. Бигрәк тә төп предметларны рус телендә укытуны алган сөргән пунктның (п.4.1.1. “Необходимо создать единую государственную систему обучения русскому языку как неродному, предполагающую обязательное обучение основным предметам на русском языке в сочетании с углубленным изучением родных языков и литератур”) Россия Конституциясенә каршы килә дип белдерелде.


"Мәгариф" журналы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ