Логотип Магариф уку
Цитата:

Әдәби марафон финалистлары — Казанда

Инде тугызынчы мәртәбә үткәрелгән әлеге марафон 1–21 октябрь көннәрендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелде.Шартлар буенча катнашучыларга 21 көн дәвамында кулга к...

Инде тугызынчы мәртәбә үткәрелгән әлеге марафон 1–21 октябрь көннәрендә Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан үткәрелде.
Шартлар буенча катнашучыларга 21 көн дәвамында кулга китап алырга, укыган китаплардан иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне үзеңнең ВКонтакте яисә Инстаграмм аккаунтларында урнаштырып барырга кирәк иде. 900 гә якын кеше әлеге марафонның ахырына кадәр барып ирешә алды. Татарстанның 37 районында яшәүче китап яратучылар белән беррәттән быел проектка Австралия һәм Германиядән, Яңа Уренгой һәм Марий Эл төбәкләре вәкилләре дә кушылды.
Шунысы игътибарга лаек: иң яшь китап сөюче дуска – 7, иң өлкәненә 71 яшь икән.
Тантанага җыелучыларны котларга Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Роберт Миңнуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова һәм башка мөхтәрәм шәхесләр килде.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ