Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтнәләр Бөтенроссия видеофестивале уздыра

24 – 30 апрель көннәрендә Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале узарга тиеш. Ә менә әтнәләр, 25 апрельдә үзләрендә – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында зурдан кубып, тат...

24 – 30 апрель көннәрендә Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале узарга тиеш. Ә менә әтнәләр, 25 апрельдә үзләрендә – Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында зурдан кубып, татар балалары видеофестивале үткәрергә җыена.
Мәгълүм булганча, Әтнә районында тәрбия өлкәсендә ике зур проект гамәлдә: аның берсе – мәгърифәтче якташлары Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция булса, икенчесе – әлеге дә баягы, Әтнә балалар видеофестивале. Соңгысын инде бишенче тапкыр үткәрергә җыенулары. Аның быелгысы тагын да колачлырак форматта – Бөтенроссия татар балалары видеофестивале буларак үтәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы, Казан дәүләт мәдәният институты, Әтнә районының башкарма комитеты, мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге бу видеофестивальнең төп оештыручылары булып тора. Анда мәгариф, өстәмә белем бирү, балалар оешмалары коллективлары иҗат төркемнәре, шулай ук V – XI сыйныф укучылары да үзләре төшергән татар телендәге видеоматериаллары белән катнаша ала. Конкурска килгән материаллар ике номинация:
– музыкаль клиплар;
– кыска метражлы видеофильмнар буенча бәяләнәчәк.
Әтнәдә узасы Бөтенроссия татар балалары видеофестиваленең быелгысына, Әтнә районы укучыларыннан тыш, Саба, Балтач, Теләче, Арча районнары, Казан каласы, шулай ук Мари Эл Республикасының Бәрәңге һәм Морки районнары укучылары да үз иҗади эшләре белән катнашырга теләк белдергән.
Игътибарыгызга шул эшләрнең берсен – Әтнә районы Күәм урта мәктәбе укучысы Зөһрә Садриеваның арабыздан бик тә вакытсыз киткән газиз әтисе, исән чагында безнең «Мәгариф» журналының иң актив авторларыннан берсе булган тарих укытучысы Равил Мөхтәр улы Садриев истәлегенә багышлап төшергән видеофильмын тәкъдим итәбез.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ