Логопед киңәше: «р» авазын әйттерәбез

Балалар бакчасында бик кызыклы хәлгә тарыдым: ул чагында 4 яшьлек кызыма татар теле белгече спектакльдә катнашырга тәкъдим итте. Бер-ике репетициядән соң Мәдинәнең катнаша алмаячагы билгеле булды. «Гафу итегез, ул «р» авазын әйтеп бетерә алмый икән, андый «артистлар» белән без бәйгегә бара алмыйбыз, балларыбызны төшерәчәкләр…», – диде миңа тәрбияче апасы. Кәеф кырылды, билгеле. Шул вакытта мин гади генә авазның дөрес әйтелмәве баланың киләчәгенә чынлап торып киртә булырга мөмкинлеге турында уйландым һәм логопедка мөрәҗәгать иттем. Казан шәһәренең 194 нче балалар бакчасындагы I квалификация категорияле логопед Шәмсевәлиева Алия Ертис кызы ярдәме белән өч ай эчендә күптән көтелгән «р»быз килеп чыкты! Аның белән әңгәмә корып утырганда, үзем өчен кызыклы күп кенә фактларны белдем. Сезгә дә файдалы булыр дип уйлыйм.

– Алия Ертисовна, балалар бакчасында, уен мәйданчыкларында сөйләшкән балаларга игъ­тибар итәм: күбесе сакау. Кайберләрен бөтен­ләй аңлап булмый. Бу электән еш очрый торган күренешме, әллә соңгы елларда, чыннан да, сөй­ләмендә кимчелекләре булган балалар артамы?

– Балаларның дөрес сөйләшмәү үзенчәлеге ел­дан-ел үзгәрә. Әгәр элек «л», «р» авазларын әйтә ал­маучылар күбрәк булса, хәзер авазларны теш аркылы чыгарып һәм ирен белән сөйләшүче балалар күбәйде. Бу кимчелекне бөтен ата-ана да күреп ала белми, еш кына алар нарасыйларының дөрес сөйләшмәвен ло­гопед янына килгәч кенә ишетә һәм шаккатып кала. «Күр инде, без аны авазларны дөрес чыгарып әйтә дип уйлый идек!» – дип әйтүчеләр күп. Авазларны теш аркылы чыгарып сөйләшү – норма түгел һәм чын мәгънәсендә борчуга сала торган күренеш. Әгәр бала бер яки ике авазны гына дөрес әйтми икән, кимче­лекне үзлектән өйдә шөгыльләнеп тә бетерергә була, ә тулаем сакау сөйләшүче балаларга, әлбәттә, белгеч белән эшләү зарур. Үзегезнең дә, бәлки, күргәнегез бардыр, ата-аналарның кайберләре 4-5 яшьлек бала­лары белән бәбиләнеп, ягъни үзләре үк сүзләрне бозып, «уси-пуси» килеп сөйләшәләр. Нәтиҗәдә, сабый, оясында ни күрсә дигәндәй, моны шулай кирәк дип аңлап үсә һәм, сөйләшкәндә, сүзләр­не, авазларны дөрес әйтми башлый. Баланың сәламәтлегендә неврологик тайпылышлар булмаганда, аның дөрес сөйләшү-сөйләшмәве гаиләдәге тәрбиядән дә килергә мөмкин дип әйтәсем килә.

– Ата-ана баласына ничә яшь булганда логопед­ка беренче мәртәбә мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Белгеч янына барганчы, иң элек баланың үсеш нормаларына игътибар итәргә кирәк. Әйтик, ике яшьлек бала «бир», «мә», «аша», «киттек» ише сүзләр­не аңлый белергә һәм әкренләп сөйләшә башларга тиеш. Бу яшендә аның тел байлыгы 50 сүздән дә ким икән, якыннарының үзе белән нәрсә турында сөй­ләшкәннәрен аңламый икән, бу очракта белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, әлбәттә. Иң элек – невро­логка. Баланың теле нилектән ачылмаганын беренче булып табиблар тикшерә. Бәлки аның ниндидер неврологик кимчелекләре бардыр, бәлки ул ишетми­дер. Без, логопедлар, гадәттә өч яше тулган балалар белән эшли башлыйбыз. Бу вакытта аларның күбесе «с», «сь», «з», «зь» ише сызгырып чыга торган аваз­ларны дөрес әйтә алмый. Дүрт яшьлекләрдә «ш», «щ», «ч» авазлары аксый. Биш яшьлекләр арасында киң таралган логопедик проблема – «р» һәм «л» авазлары.

– Үз вакытында логопед белән шөгыльлән­мәгән бала алга таба нинди кыенлыклар белән очрашырга мөмкин?

– Проблеманы вакытында күреп алып хәл итәргә кирәк, әлбәттә. Балалар бакчасындагы логопед са­быйның сакау сөйләшкәнен шундук күреп ала һәм аны махсус төркемгә билгели. Дәресләрдә без уен форматында авазларны дөрес әйтергә өйрәтәбез, тизәйткечләр сөйлибез, шарлар кабартабыз. Шул рәвешле, ике-өч ел дәвамында бала сөйләмдәге ким­челекләрне бетерү өстендә эшли. Вакытында төзә­телмәгән сакаулык мәктәптә җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Бала хаталы итеп, җөмләләрдәге сүзләрне төшереп калдырып яза башлый, укыган текстның мәгънәсен аңламый, кабатлап сөйли алмый. Бу күренешләрне без дисграфия һәм дислексия дип атыйбыз.

– Сөйләмдәге кимчелекләрне бетерү өстендә эшләүне логопед кына башкарырга тиеш дип уй­лау дөрес түгелдер. Җаваплылык иң элек ата-ана өстендә булырга тиеш, өйдә өстәмә шөгыльләнү дә кирәктер?

– Әлбәттә! Тик дөресен әйтәм – бөтен ата-ана да алай дип уйламый. Логопед үткәргән дәресләр җитә дип саныйлар. Тәҗрибәм күрсәткәнчә, «кабинеттагы сөйләм» дигән очраклар була, ягъни бала дәрес-тә дөрес сөйләшә, ә өйгә кайткач, кабат сакаулана башлый. Шуңа күрә мин ата-аналардан баланың бак­чадан тыш ничек сөйләшүенә игътибар итүләрен, өй эше буларак биреп җибәрелгән күнегүләрне даими кабатлап торуларын сорыйм. Уртак көч куеп эшлә­гәндә генә яхшы нәтиҗәгә ирешергә була.

– Балалар арасында бер-ике авазны гына әйтә алмаучылар бар. Әйтик, минем кызымның 5 яшенә кадәр «р» авазы чыкмады, тамак төбе белән «гъ» дип сөйләште. Бу очракта логопед белән шөгыльләнү кирәкме, әллә «әй, өйрәнер әле» дип көтәргәме?

– 5 яшендә бала бөтен авазны да ачык, дөрес итеп әйтә белергә тиеш. Өйрәнер әле дип кул селтәргә ярамый. Дөрес, бер-ике авазны гына әйтә алма­ган сабыйны балалар бакчасында логопедик төр­кемгә алмыйлар, шуңа күрә әти-әниләр йә махсус үзәкләргә барып, йә шул ук балалар бакчасындагы логопедтан консультация алсалар яхшы. Без нинди күнегүләр ясарга кирәклеген күрсәтәбез, аңлатабыз. Шуларны өйдә һәрдаим кабатлап торсагыз, нәтиҗәсе үзен озак көттерми. Гадәттә «р» хәрефе авазы фи­керләү сәләте көчле булган балаларда чыкмый. Алар инде 3 яшьтән үк өлкәннәрнең сөйләү манераларын үзләштерергә тотыналар. «Әти-әни «р» дип әйтә, димәк, мин дә шулай әйтергә тиеш!» – дип уйлый алар һәм үзләренчә ул авазны әйтеп тә карыйлар, әмма ул тамак төбе белән әйтелгән «гъ» рәвешен­дә чыга. Әгәр дә сез балагызның «р» авазын шулай бозып сөйләшкәнен ишетәсез икән, «Болай әйтергә ярамый» дип кисәтергә һәм логопед янына барырга кирәк. Юкса сөйләмдәге бу кимчелек үскәч тә калы­рга мөмкин.

– Чыннан да, өлкәннәр арасында «р» авазын әйтә алмаучыларны очратырга була. Аларны да дөрес итеп әйтергә өйрәтергә мөмкинме?

– Мөмкин! Үсмерләрне дә, олыларны да авазлар­ны дөрес итеп әйтергә өйрәтү балаларны өйрәтүгә караганда тизрәк тә әле. Ник дигәндә, аларда дөрес итеп сөйләшәсе килү теләге көчлерәк, мотивация бар. Кимчелекләрен тизрәк төзәтәселәре килә. Әмма аларга аны сөйләмгә кертү авыр булачак. Әй­тик, үсмер «р» авазын әйтергә өйрәнде ди, аерым сүзләрдә ул аны дөрес итеп чыгара, тик сөйләшкән вакытта автоматик рәвештә ул барыбер «гъ» авазы белән сөйлиячәк. Бу аның югары интеллектлы булуы һәм кеше белән аралашканда авазлар әйтелешен контрольдә тота алмавы белән бәйле, шуңа күрә дөрес итеп сөйләшергә өйрәнергә телим дигән кеше, никадәр генә кыен булса да, һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш.

Галия  ХӘБИБРАХМАНОВА

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.