Биектаудан Рудкинс Асса Брендон шаккатырды
Бу көннәрдә Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык. Тәнәфес вакытында әлеге иркен, якты заманча мәктәптә укучы балалар белә...
Бу көннәрдә Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык.
Тәнәфес вакытында әлеге иркен, якты заманча мәктәптә укучы балалар белән аралашырга да җай чыкты. 4 нче спорт (футбол) сыйныфында укучы Рудкинс Асса Брендон исә ялындырып тормады: “Татар теле ул – минем анам теле”, – дип, татарча шигырь дә сөйләп бирде. Мәктәпкә укырга кергәч, ул музыка коралында уйнарга да өйрәнгән, татарча спектакльләрдә бик теләп катнаша икән. Энесе Тони да шушы мәктәптә 2 нче сыйныфта укый, ди.
Укытучысы – Алия Әлфрит кызы Хәкимова да: “Брендон – кечкенәдән җыр-моңга тартылган бала. Дусларына беренче булып ярдәмгә ашыгучы да ул. Аңарда логик фикерләү бик көчле ", – дип мактый интернациональ гаиләдә үсүче егетне.

Комментарийлар