Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүгенге архив биналарына тузан да куна алмый икән

Архив хезмәткәрләре әйтүенчә, нәсел шәҗәрәсен төзү бер “бум”га әйләнгән хәзер. Кешенең үз тамырларын белергә омтылуы әйбәт күренеш, әлбәттә. Архив хезмәткәрләре мондыйларны колач җәеп каршы ала, кирәк...

Архив хезмәткәрләре әйтүенчә, нәсел шәҗәрәсен төзү бер “бум”га әйләнгән хәзер. Кешенең үз тамырларын белергә омтылуы әйбәт күренеш, әлбәттә. Архив хезмәткәрләре мондыйларны колач җәеп каршы ала, кирәкле документларны табып бирергә тырыша...
ТР Дәүләт архивы (Казанның 8нче март урамы, 5А йортында урнашкан бинасы) эшчәнлеген күреп кайтырга форсат та чыгып куйды әле. Булачак архив хезмәткәрләре - Казан төзелеш көллиятендә 2нче курста укучы студентлар өчен экскурсия оештырдылар. Сүз уңаеннан, әлеге көллияттә узган ел архив хезмәткәрләре әзерли башлаганнар. Бүгенге көндә биредә 20 студент һөнәр үзләштерә. Тагын ике елдан беренче чыгарылыш көтелә.
Студентлар ТР Дәүләт архивының мәгълүмати үзәгендә, уку залында, хезмәткәрләрнең эш кабинетларында булды. Шулай ук алар документларның “төп йорты” – саклагычларны да, документларны реставрацияләүче һәм сканировать итүче лабораторияләрне дә үз күзләре белән күрде.
Архивтан мәгълүмат алу тәртибе белән дә тәфсилләп таныштырдылар. Бу эш гариза, заявка бирүдән башлана. Анкета да тутырасы бар. Аны язма рәвештә генә кабул итәләр. Килеп яисә, электрон вариантта бирәсе. Телефоннан заявка кабул ителми.
Уку залына килгән кеше, документлар белән бик сак эш итәргә тиеш. “Дело” дип язылган папканы җентекләп тикшергәч кенә тапшыралар. Кире алганда да шулай ук җентекләп тикшерелә һәм әлеге “Дело”ны кулланган кеше турында мәгълүмат та теркәлеп куела. Уку залына ризыклар, хәтта су да алып керергә ярамый. Билгеле бер катгый тәртипләре бар. Уку залы буш тормый икән, атнасына якынча 100-150 кеше мөрәҗәгать итә. Ел буена мөрәҗәгать итүчеләр саны 7000нән артып китә.
Саклагычлар турында да кызыклы мәгълүматлар белде яшьләр. Архив документлары озак саклансын өчен иң мөһим шартларның берсе – бинаны тиешле температурада тоту. Шулай ук төрле афәтләрдән саклау чарасы да күрелгән. Мәсәлән, янгын чыга калса, ул махсус газ белән сүндерелә. Су белән сүндерү катгый тыелган. Бинаның эче дә махсус, тузанланмый торган материаллар белән тышланган. Кызык, хәзерге архив биналарына тузан да куна алмый икән. Шулай ук монда обойлар юк. Розеткалар, батарейлар да юк. Температураны тоту системасы һава белән генә эшли. Кыскасы, архив документлары яхшы саклансын өчен барысы да җентекләп уйланылган. “Без төп эшебез дә – документларның иминлеге”, - ди хезмәткәрләр.
Документларның копиясен алу, аларны реставрацияләү һәм төпләү эшләрен дә күрде студентлар. Әлеге лабораторияләр дә заманча җиһазланган. Документларны электрон форматка күчерү эше бара. Газеталарны сканировать итү өчен аерым, карталарны, афишаларны сканировать итү өчен аерым киң форматлы аппаратлар бар. Алманиядән кайтартылган заманча аппарат аша узып, карталар яхшы сыйфатта электрон вариантка күчә дә куя. Гомумән, заманча җиһазлар шактый монда. Хәтта кәгазь варианттагы документларны тузаннан арындыру өчен дә махсус җиһаз бар.
Оцифровка - бик күләмле һәм бик кирәкле эш. Архивларның бердәм системасына кертелгәч, документлар белән танышу күпкә җиңелләшә. Кеше өйдә утырып кына да кирәкле документын эзли һәм таба алачак. Ә гомумән алганда, архивка эләккән документларны өч вариантта (кәгазь, электрон, пленка) саклыйлар.
Басма, язма гына түгел, аудио, видео мәгълүматлар да бар бит әле. Мәсәлән, 10 минутлык бер фильмны реставрацияләү өчен бер ай чамасы вакыт китә икән. Ә реставрацияләнгән пленкалар, тиешле шартлар булса, 500 ел саклана.
Кыскасы, халык өчен дә, тарихчылар һәм тикшерүче-эзтабарлар өчен дә менә дигән мөмкинлек-уңайлыклар булдыру эше белән мәшгуль архив хезмәткәрләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ