Логотип Магариф уку
Цитата:

Апрель аена истәлекле даталар

1 – Бөтендөнья кошлар көне.Халыкара көлке көне.2 – Халыкара балалар китабы көне.5 – Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың тууына 115 ел (1901–1978).7 – Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне.Астроном, ф...

1 – Бөтендөнья кошлар көне.
Халыкара көлке көне.
2 – Халыкара балалар китабы көне.
5 – Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың тууына 115 ел (1901–1978).
7 – Бөтендөнья сәламәтлекне саклау көне.
Астроном, физика-математика фәннәре докторы, профессор Дмитрий Мар­тыновның тууына 110 ел (1906–1989). Ул 1951–1954 елларда Казан университеты ректоры була.
8 – Татарстан радиосы дикторы Мәрь­ям Арслановага 90 яшь.
10 – Һава һөҗүменә каршы тору хез­мәткәрләре көне.
12 – Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне.
14 – Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловка 90 яшь.
14 – Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел (1941–1995).
17 – Язучы Кәшфи Басыйровның тууына 110 ел (1906–1943).
18 – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне.
21 – Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Иван Пехтелевның тууына 110 ел (1906–1969).
24 – Халыкара яшьләр бердәмлеге көне.
25 – Актриса, телевидение дикторы, журналист, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лия Заһидуллинага 70 яшь.
26 – Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел (1886–1913).
Туган тел көне.
27 – Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиевага 65 яшь.
29 – Халыкара бию көне.
30 – Янгыннан саклану көне.
Бөтендөнья туганлашкан шәһәрләр көне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ