Мәктәпкә формасыз һәм зәңгәр чәч белән килгән укучыны дәрестән куып чыгарырга ярыймы?

2013 елның сентябрь аеннан алып мәктәп укучыларына форма киеп йөрү мәҗбүригә әйләнде. «РФдә Мәгариф турындагы» федераль закон нигезендә, уку йортларына үз укучыларының киемнәренә карата таләпләр кую хокукы бирелде. Димәк, укучы мәктәптә үз уку йорты кабул иткән формадан йөрергә тиеш. Шуңа да карамастан, әлеге кагыйдәләргә «төкереп», үзенчә киенеп йөрүче укучылар да юк түгел. Әлбәттә, ниндидер гафу итәрлек сәбәпләр аркасында мәктәпкә формасыз килү очраклары булырга мөмкин. Әмма кайбер укучылар, махсус әлеге кагыйдәгә каршы чыгып яки үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, үзләре теләгәнчә киенеп йөрүне өстен күрә. Кайбер кызлар (кайчак егетләр дә) чәчләрен кычкырып торган төсләргә буяп килүдән дә читенсенеп тормый.
Мондый очракларда, күпчелек укытучылар, әлбәттә, укучыга кисәтү ясамый кала алмый. Артык «тәвәккәл» укучыларны дәрестән куып чыгаручылар да бар. Әле яңа уку елы башланып кына китте. Инде матбугат чаралары, Санкт-Петербургның бер мәктәбендә Белем бәйрәменә зәңгәр чәч белән килгән өчен укучы кызны бәйрәм линейкасына кертмәгәннәр, дигән хәбәр ирештерде. Интернет челтәрендә дә әти-әниләрнең «Минем улымны (кызымны) мәктәпкә формадан килмәгән өчен дәрестән куып чыгарганнар. Бу ярый торган эшме?» кебек сораулары очрый. Әлбәттә, мәктәптә кабул ителгән формадан йөрмәү уку йортының Уставында язылган кагыйдәләрне бозу дигән сүз. Әмма бу укытучыга укучысын дәрестән куып чыгара алу хокукы бирәме соң? Әлеге сорау белән берничә укытучыга мөрәҗәгать иттек.

Борһанова Әлфира, Казан шәһәре Яңа Савин районы 155 нче гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары: 

Мондый очракларда укучыны дәрестән чыгарып җибәрергә безнең хокукыбыз юк. Без мәктәп формасыннан йөрмәгән укучыга кисәтү ясарга, чәч төсен үзгәртергә киңәш бирә алабыз. Укучы белән сөйләшү булышмаса, әти-әниләре белән әңгәмә үткәреп, аларга аңлатырга тиешбез. Уку елы башында һәр сыйныф җитәкчесе әти-әниләрне җыелышта мәктәп формасы турындагы нигезләмә (положение) белән таныштыра. Укучылар өчен кагыйдәләрдә мәктәп формасы турында язылган. Бүгенге көндә мәктәпкә килгән баланы кире урамга чыгарып җибәрү балаларның тормышын куркыныч астына куюга тиң. Чөнки укучы өйгә кайтмаска, бәлага тарырга мөмкин.

Ләйлә Бикмөхәмәтова, Казан шәһәре Идел буе районы 6 нчы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

Әгәр укучы кыз мәктәпкә формасыз, өстәвенә чәчен буяп килгән икән, бу очракта укытучы, үз чиратында, аңа иптәшләре алдында да, үзенә генә дә кискен кисәтү ясарга тиеш түгел дип уйлыйм. Беренчедән, ул үзенең шәхеслеген күрсәтергә теләгәндер, мөгаен, шуңа аны берничек тә түбәнсетергә ярамый. Икенчедән, аны гаиләдә, бәлки коллективта да «күрмиләрдер», шул рәвешле ул үзе турында белгертергә телидер. Шуңа күрә андый ситуатив очракларда укытучы бик зур итәгатьлелек һәм бу «кешегә» хөрмәт күрсәтергә тиеш. Сыйныф сәгатендә билгеле бер материал туплап, укучыларга аңлату эше алып барырга кирәктер, ә бәлки кызларны гына аерым җыеп, алар белән җәмәгать урыннарында, кичәләрдә һәм уку оешмаларында этика нормалары, тышкы кыяфәт торышы, аралашу төрләре турында сөйләшергәдер. Ләкин мондый укучыга берничек тә авыр сүзләр белән кагылырга ярамый, дип уйлыйм.

Фәнис Кәримуллин, Балык Бистәсе районы Юлсубино төп гомуми белем мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары:

Мондый очракта берничек тә укучыны дәрестән чыгарып җибәрергә ярамый. Башта укучы белән сөйләшү, аңлашу булырга тиеш. Мәктәптә үз-үзеңне тоту, форма, тышкы кыяфәт турындагы кагыйдәләрне яңадан бер кат искә төшереп китәргә кирәк. Әгәр дә инде алга таба үзгәреш булмаса, укучының әти-әниләре аша әлеге проблеманы хәл итәргә  була дип уйлыйм мин.

One thought on “Мәктәпкә формасыз һәм зәңгәр чәч белән килгән укучыны дәрестән куып чыгарырга ярыймы?

  1. Ләйлә Бикмөхәмәтова мин сезнең белән килешәм

Добавить комментарий