Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөгаллимнәрне кайдан табарга?!

Республикабыз мәктәпләренә яңа уку елына 2 меңнән артык укытучы җитмәячәк икән. Үзебез утырган ботакка үзебез үк балта белән ныклап кизәнә торгач, ягъни ничә дистә еллар буена формалашкан югары белемл...

Республикабыз мәктәпләренә яңа уку елына 2 меңнән артык укытучы җитмәячәк икән. Үзебез утырган ботакка үзебез үк балта белән ныклап кизәнә торгач, ягъни ничә дистә еллар буена формалашкан югары белемле педагогик кадрлар әзерләү системасын пыран-заран китергәч, шулай булмый хәле дә юк.
Мәктәпләребезгә җитмәүче мөгаллимнәрнең һәр җиденчесе – төгәлрәк әйтсәк, 362 се – башлангыч сыйныф укытучысы. Казанда гына да 150 ләп башлангыч сыйныф укытучысы кирәк булачак. Быел КФУ 80 кешегә башлангыч сыйныф укытучысы (аларның алтмышы акча түләп укыды) дипломы биреп чыгарырга тиеш. Төгәл һәм табигать фәннәре укытучыларын әзерләү мәсьәләсе белән хәл тагын да аянычрак. Әйтик, республикбыз мәктәпләренә киләсе уку елында 100 математика укытучысы җитми. Тик КФУда быел 20 кеше генә математика укытучысы белгечлеге алып чыгачак. Югары белемле физика, химия, география укытучылары белән дә эшләр шәптән түгел. Аларга үз фәне буенча гына укыту сәгатьләре аз. Бигрәк тә авыл мәктәпләрендә. Сәгатьләр санын тутыру өчен калдык-постык дәресләрне алып укытырга мәҗбүр алар. Укытучыларга булган кытлыкнең тора-бара тагын да кискенләшүе бик тщ ихтимал. Россиядә мәктәптә белем бирүче мөгаллимнәрнең һәр дүртенчесе – пенсионер. Татарстанда да шул ук хәл.
Югыйсә, заманында бер Казанда гына югары белемле укытучы кадрлар хәзерләүне төп кыйбласы дип санаган педагогика университеты, гуманитар институт бар иде. Казан дәүләт университеты да ул чакта мәктәпләребезне педагогик кадрлар белән тәэмин итүгә саллы гына өлешен кертә иде. Хәзер исә татар мәркәзе саналган Казанда укытучы кадрлар әзерләүче махсус вуз, 2011 елда ТДГПУны КФУга кушканнан соң, җан-тәслим булды – барыннан да бигрәк татар педагогик белем бирү системасына зур зыян килде. Бу – бер безнең Татарстанның гына хәсрәте түгел – хәзер бөтен Россиясендә нибары 48 педагогик вуз калды. Шуңа да Россиядәге бары авыл мәктәпләренә генә дә 12 мең укытучы җитми, ди. Бу мәсьәләне ил түрәләре 2020 елда гамәлгә керәчәк «Земский учитель» исемле программа белән хәл итмәкчеләр. Аның нигезендә авылга күченеп укытырга риза булган мөгаллимнәргә берәр миллион сум акча бирергә ниятләре. Тик акча белән генә кызыктырып, укытучылыкка укып чыккан яшьләрне үз язмышларын балаларга, барыннан да бигрәк авыл мәктәбенә багышлаттыра алырбызмы? Алар кайтканчы, авыллардагы мәктәпләр ябылып ук бетмәсә? Югыйсә, әле кайчан гына укучылар саны 80 нән ким булган авыл мәктәпләренең балаларга юньле-рәтле белем бирү мөмкинлеге юк дип күпме урта мәктәпне (ә бит аларның күбесе татар мәктәбе иде!) тугызъеллыкка әйләндергән булдылар. Хәзер инде аларның да шактыен башлангычка калдыру хакында эш кыргандай сүз куерталар. Ә күпме авылны хәтта башлангыч мәктәпсез үк калдырдылар. Әйтик, республикабызның иң бәләкәй, әмма тоташ татар төбәге саналган туган ягым – Әтнә районында гына дистәдән артык авыл 2011 елгы оптимальләштерү шаукымыннан бирле башлангыч мәктәпсез җан асрап ята: Татар теленә булган һөҗүм аркасында республикабыздагы 2800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы кыскартуга эләкте я инде профилен алыштырырга мәҗбүр ителде. Укытучыларыбызны язмыш чоңгылына ташлау инде тукталдымы дисәк!? Юк икән әле! Әйтик, яңа уку елыннан Әлки районындагы Иске Салман төп мәктәбен башлангычка калдыртып, укытучыларын ярык тагаракка утыртмакчылар. Ә бит, югыйсә бу мәктәпнең урта мәктәп статусында гөрләп эшләп йөргән чаклары да әле хәтердә. Тора-бара Иске Салманны да безнең Әтнә районындагы Яңа Җөлби, Иске Мәңгәр, Бахтияр, Яңа Әтнә ... авылларыдай башлангыч мәктәпсез үк калдырмаслар дип кайсыгыз гарантия бирә ала? Мәктәпсез авылның исә укытучы кадрларга да ихтыяҗы булмаячак. Бу уку елы башында республикабызның укытучылар армиясе сафына 600 яшь укытучы килеп кушылды дигәннәр иде. Яңа уку елыннан әле аларның ничәсе укытучы һөнәренә тугры калыр икән? Укыталар, әзерлиләр, тик укытучылыкка укып чыгучыларның яртысыннан артыгы үз һөнәре буенча эшләми. Һәм бу хәл тиз арада гына яхшы якка үзгәрергә дә охшамаган. Әйтик, КФУда бүгенге көндәге 48 мең студентның 9600е педагогика юнәлешендә укыган санала. Араларында шактые – турыдан-туры уку-укыту эшеннән ерак психолог я дефектолог. Быел КФУ 2100 белгеч укытып чыгарачак, ди. Тик аларның күпмесе мәктәпне сайлар икән?
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ