Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстан географиясе» – татар телендә

География – катлаулы, шул ук вакытта кызыклы фән. Татарстаныбызның үзенчәлекле табигатен үзеңә якын һәм таныш булган урыннарын, күренешләрен өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына аңлап була. М...

География – катлаулы, шул ук вакытта кызыклы фән. Татарстаныбызның үзенчәлекле табигатен үзеңә якын һәм таныш булган урыннарын, күренешләрен өйрәнеп, алар белән чагыштырып караганда гына аңлап була. Моның өчен иң элек туган һәм яшәгән төбәгеңне ныклап белү кирәк.
Педагогика фәннәре кандидатлары Е.И.Веселова белән Г.Х.Хаҗиев яңа уку елына VIII сыйныф укучылары өчен татар һәм рус телләрендә «Татарстанның физик географиясе» дигән уку ярдәмлеген Татар балалар нәшриятында бастырып чыгарды. Бу дәреслек география укытучылары өчен аеруча файдалы кулланма булачак, чөнки ул «Россия географиясе» дәреслегенә өстәмә булып тора. Татарстанның физик географиясен яктыртуга багышланган бу уку ярдәмлегендә республикабыз табигатенең төп үзенчәлекләре: географик урыны, җир өсте төзелеше, геологиясе, җир-су байлыклары, климаты, табигый комплекслары, казылма байлыклары һәм алардан нәтиҗәле файдалану юллары шактый тулы һәм укучыларга аңлаешлы телдә яктыртылган.
«Татарстанның физик географиясе» уку әсбабының www.ebook.tatar сайтында электрон варианты да бар. Электрон формада әлеге әсбапның pdf форматы да зур урын алган. Анда карталарны һәм рәмемнәрне зурайтып та карарга була.
Параграфлар алдында бирелгән сораулар Россия географиясе курсындаөйрәнгән материалларны искә төшерергә һәм параграфларның эчтәлеге белән бәйләргә, иллюстрацияләрне (карталарны, схемаларны, таблицаларны) дикъкать белән җентекләп өйрәнергә ярдәм итә. Һәр параграфтан соң материалның ни дәрәҗәдә үзләштерелүен тикшерү максатыннан сораулар, биремнәр һәм тестлар тәкъдим ителгән. Алда күрсәтелгән сайтта Татарстанның физик географиясен тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә материал да бирелгән.
Кыскасы, әлеге уку әсбабы география буенча күзаллауларыгызны киңәйтергә, белемнәрегезне тирәнәйтергә, туган республикабызны яхшырак белергә, үзебез яшәгән төбәккә мәхәббәт, табигатькә хөрмәт хисләре тәрбияләргә ярдәм итәчәк.
Илгизәр ГАЙСИН,

КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре докторы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ