Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанга 60 авыл укытучысы кирәк

Россиядә «Авыл укытучысы» (Земский учитель) федераль программасының рәсми порталы эшләтеп җибәрелде. Укытучылар вакансиясе банкы туплана башлады. Татарстан мәктәпләреннән дә мөрәҗәгатьләр бар.Вакансия...

Россиядә «Авыл укытучысы» (Земский учитель) федераль программасының рәсми порталы эшләтеп җибәрелде. Укытучылар вакансиясе банкы туплана башлады. Татарстан мәктәпләреннән дә мөрәҗәгатьләр бар.
Вакансияләр банкы «Авыл укытучысы» программасында катнашырга җыенучыларга һәркайсының үз ихтыяҗына карап, эш урынын сайлау мөмкинлеге бирә. Анда Россия Федерациясе субъектын, торак пунктын, мәгариф учреждениесен күрсәтә аласың. Шулай ук конкрет мәктәпне һәм нинди фәннән укыта алачагыңны да күрсәтү мөмкинлегең бар. Укытучы шулай ук үзенең яшәү урынының сайлаячак авыл мәктәбеннән күпме ераклыкта урнашкан булуын һәм үзенең атнасына ничә сәгать дәрес укыта алачагын күрсәтә ала. Шунысын да искәртик: «Авыл укытучысы» программасында катнашу шартлары буенча авыл укытучысының атналык укыту сәгатьләре 18 сәгатьтән ким булмаска тиеш.
Татарстан Республикасы мәктәпләреннән барлыгы 63 вакансия урнаштырылган. Алар Арча, Әлки, Әлмәт, Апас, Алексеевск, Бөгелмә, Лениногорск, Чүпрәле, Кайбыч, Түбәк Кама, Ютазы, Теләче районнарыннан.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ