Абруй күтәрү – таш күтәрү генә түгел!

Миләүшә Кәшбетдин кызы ХӘСӘНОВА,

Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы.

Педагогик стажы – 19 ел

Абруен югалткан, башка әйберсен югалта алмый.

                                                           Публилий Сир[1].

Укытучы, тәрбияче, галим, гыйлем бирүче. Бу сүзләрнең асылында искиткеч зур мәгънә ята. Һәркем дә укытучы була алмый, чөнки бу профессияне сайлаган кеше 70 төрле генә түгел, 1070 төрле һөнәр белергә тиеш. Укытучы ул – астролог та, психолог та, физик та, әти дә, әни дә, табиб та… тагын-тагын әллә кемнәр шунда. Чөнки аның алдында күпме бурыч тора, һәм моның өчен йодрык кадәрле генә йөрәк җитми.

Ә укытучыга карата фикерләр төрле: яхшылары бар, начарлары, хәтта битарафлары бар. Шулар хакында үз фикерләремне сезгә тәкъдим итәм.

«Укытучы да булдымы кеше, – ди, үз гомерендә бала табып, бала багып карамаган бер ханым. – Башка уку йортларына керә алмаганнар китә инде «пед»ка (үзенчә, пединститут дигән сүзе). Җайлы бит, акчасы күп, урыны җылы, тир түгеп, бил бөгеп интегәсе юк», – ди апакай. Ә үзе исә – X сыйныфны тәмамлаганнан бирле мәктәп бусагасын атлап, андагы хикмәтләрне күрү түгел, ә күз алдына да китереп карамаган кеше (хәтта мин аның билгеле бер эш урынында эшләгәнен дә белмим).

– Апа җаным, сез үзегез кайда эшлисез соң?

– Мин пенсиягә чыгам инде, югары белемем бар. Бер эшмәкәрдә каз ите төрәбез, байларга сату өчен… Әле үзең дә шунда эшкә килмәгәең, балалар бетә, мәктәп тә бетә (мыскыллап, башын күккә чөеп, кычкырып көлә).

– Күрәм, сез мәктәп беткәнгә бик нык шатланасыз, укытучыларны бер дә сөймисез бугай.

– Сөймим генә түгел, күрә алмыйм мин укытучыларны, балаларым булган булса да, сезнең мәктәптә укытмас идем.

– Алай икән, – дидем дә, беренче булып бәхәстән туктаган кеше – акыллы кеше, дигән мәкальне искә төшереп, башымны икенче якка бордым. Ә ханым, аты-юлы белән сүгенеп, һаман да укытучыларны хурлап, сүзен дәвам иттерде.

Бик нык төшенкелеккә бирелдем: шулкадәр начар кешеләр икән бит без – укытучылар. Ә бит җаныңны-тәнеңне биреп, балаларга белем бирергә, тәрбия кылырга тырышасың, ә ниндидер бер «югары белемле» түбәнчел кеше синең хакта яман сүзләр сөйләсен. Әле укытуы – бер хәл, төннәрен уянып китеп, укучыларыңның шатлыкларына сөенеп, кайгыларына борчылып ятуларны да уйласаң, тир түгеп, бил бөгеп эшләвең, бәлки яхшырактыр. «Кайда син юк, шунда рәхәт» дигәннәре, чыннан да, дөрес инде. Бер малайдан: «Үскәч кем буласың?» – дип сорагач: «Җәй көне – укытучы, кыш көне – агроном», – дип җавап кайтарган, ди. Җәй көне дә эшнең беткәне юк шул укытучыларга: урамнан чүп җыю, сабан туе мәйданын бәйрәмгә әзерләү, бәйрәмне уздыру, чишмә буендагы, юл читләрендәге үләннәрне чабу, йорт саен кереп, үзара салым акчасы җыю – барысы да безнең эш. Ә «югары белемле» түтәйләребез, шул чиста урамнардан атлап, безне хурлап йөриләр, елмая-елмая бәйрәмгә баралар.

Сүз дә юк, элек тә укытучылар бүрәнәнең юан башын күтәргән: урагын да урган, бәрәңгесен дә җыйган, эштән соң барып сыерын да сауган, концертын да куйган. Ә шулай да аларның дәрәҗәсе югары, абруйлары иң биек ноктада булган. Чөнки укытучыны һәркем хөрмәт иткән, ул һәркем өчен ихтирамга лаек кеше булган. Ә хәзер бала начар укыса да – укытучы гаепле, урлашса да – укытучы өйрәтмәгән, тәртип бозса да – мәктәп дөрес тәрбия бирмәгән. Менә безгә нишләргә соң? Без – укытучылар – ике яр арасында калган көймә кебек, уңга-сулга чайкалабыз. Ә безнең бурыч: чайкалып утыру түгел, бар көчне биреп, агымга каршы йөзәргә кирәк. «Минем дәрәҗәм – минем тормышым, икесе дә бер тамырдан үсә. Минем дәрәҗәмне алсагыз, минем тормышым да бетә», – дип язып калдырган инглиз шагыйре Уильям Шекспир[2]. Йөзгә пычрак атучылар җитәрлек булыр ул, ләкин түзәргә кирәк.

Бар кеше дә бер төсле уйламый, яхшылары да бар. Әле быелгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә бер әни кочак тутырып чәчәк бәйләме тотып, каршыма килеп басты: «Миләүшә, мин синең алдыңда баш иям, бу чәчәкләр сиңа, – ди. – Кызымны сиңа укырга биргәнче, миңа синең турында әллә ниләр әйттеләр: усал, укыта белми диючеләр дә булды. Ярый әле кеше сүзенә колак салмаганмын, бүген мин синең күкрәгеңә генә түгел, аркаңа да орден-медальләр тагар идем. Без – әти-әниләр, үз балаларыбызны тыңлата алмыйбыз, тәрбия бирә алмыйбыз, ә сез – Алиһәләр, шуларны туры юлга кертәсез. Мин, мәсәлән, кызымны тыңлата алмыйм, телефоннан аера алмыйм, мин ачулансам – әбисенә, әбисе сүксә, әтисенә елыша. Ә синең турында бер начар сүз сөйләми, «Безнең Миләүшә апа әйбәт, безнең Миләүшә апа шуны белә, моны өйрәтә», – дип кенә тора. Бик зур рәхмәт сиңа, IV сыйныфны тәмамлаганда, син безнең баладан кеше ясап чыгарасың». Шулчак күзгә яшьләр килеп тыгыла, ирексездән, карашлар читкә борыла, яшь аралаш елмаерга туры килә. Чөнки түзәргә кирәк, яхшы сүзгә дә түзәргә кирәк, начар сүзләрне дә кабул итәргә кирәк. Ә йөрәк: «Бирешмә, дәрәҗәңне төшермә, горур тор, яңадан еларсың!» – ди. Ә елаулар аз түгел, башкалар тәмле төшләр күреп, мес-мес йоклап ятканда, укытучы бичара авырып киткән яисә теманы аңламыйча, «3»ле алган укучысы өчен борчыла.

Мәктәбебез зур түгел, бары 7 генә укучы белем ала, шулай булуга карамастан, быел мәктәптә 20 ләп чара уздырдык. Конкурсларда катнашып, җиңү яулаган өчен, халык шагыйре Р.Миңнуллин үзе килеп, бүләкләр тапшырды[3]. «Көмеш кыңгырау» газетасы редакциясе мәктәптә узган семинарда катнашып, диплом, грамоталар белән бүләкләде[4]. Һәр чарага ветеран укытучыларыбыз, авыл халкы килә, алардан җылы сүзләр ишетү – безнең өчен зур дәрәҗә. Абруй, дәрәҗә  күтәрү өчен әллә ни күп кирәкми: бары тик тырышып эшләргә, укучыларга тиешле белемне төпле итеп бирергә генә кирәк. Мәктәпне тәмамлап, чыгып киткәч, каршыңа очраган укучың: «Исәнмесез, апа, хәлләрегез ничек?» – дип, кул биреп күрешсә, бу синең зур дәрәҗәгә ия булуыңны раслый.

Язмамны тәмамлап, сүземне йомгаклар вакыт та җитте. Абруй ул – бер чиләк су да түгел, бер капчык он да түгел, чокыр төбендә яткан зур таш та түгел. Аны күтәрергә баһадир көчләре дә, тылсымлы таяклар да кирәкми. Абруең күтәрелсен дисәң, акылың белән идарә итә белергә кирәк, акыллы кеше – ярты бәхетле кеше ул. Ә бәхет төшенчәсенә бик күп нәрсәләр керә…

 

[1] https://aforisimo.ru/autor/Публилий+Сир

[2] https://socratify.net/quotes/uiliam-shekspir

[3] «Лучшее эссе по творчеству Р.Миннуллина», Диплом, оргонизатор конкурса  Благотворительный фонд «Счастливые истории»

[4] «23 нче февральгә котлау яз һәм бүләк от!» иҗат конкурсы – Диплом, «ТАТМЕДИА»АҖ «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшьүсмерләр газетасы белән актив хезмәттәшлек иткәне өчен Мактау грамотасы.

Категория:

Добавить комментарий