Мин – Укытучы!

Гөлгенә Равил кызы ГАТАУЛЛИНА,

Яшел Үзән районы С.К.Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы.

Педагогик стажы – 27 ел.

Уку елы тәмамланырга санаулы гына көннәр калган май ахыры. Күптән түгел генә мәктәптә һөнәри хезмәт юлын башлаган, булдыклылыгы, тырышлыгы белән өмет уятучы яшь коллегам ата-аналар җыелышына әзерләнә. Өлкән хезмәттәше белән киңәшләшеп, үзен кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап эзләве, нәтиҗәләр ясап, аларны кәгазьгә дә теркәп баруы күңелдә сөенеч хисләре уята. Аңа карап, 27 ел элек булган мизгелләр хәтердә яңара.

Менә мин, әле генә педагогия училищесын тәмамлап диплом алган 18 яшьлек башлангыч сыйныфлар укытучысы, авыл мәктәбендә беренче эш көнемне башларга җыенам. Икесенә бергә 70 елга якын мөгаллимлек стажы булган, гомерләрен авыл балаларына белем бирүгә багышлаган, икесе дә Татарстанның атказанган укытучысы дәрәҗәсенә ирешкән әти-әнием сабыр гына итеп үз киңәшләрен бирә.

«Син – укытучы, балалар белән эшләячәксең, төрле вакыт булыр, үзеңне кулда тота бел, әти-әниләр белән сөйләшкәндә дә гади бул. Син укучыларыңның киләчәктә кем булачакларын әлегә белмисең. Алар мәктәпне тәмамлап, очрашкан вакытларда оятка калырлык булмасын», – ди әнием. Гомер буе директор урынбасары вазифасын башкарган әтием булачак хезмәттәшләр белән мөнәсәбәтләр турында кайгырта: «Җитәкчеләр, укытучылар янында күп сөйләшмә, сүзләренә колак сал, кушылган эшне вакытында эшлә, вазифаңны җиренә җиткереп башкар. Коллегаларыңны хөрмәт ит. Ялкаулык турында оныт. Андый начар гадәткә ия кеше укытучы була алмый».

Укучылары арасында фән, мәгариф, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният, медицина һәм башка тармакларда хезмәт куеп танылган, уңышларга ирешкән шәхесләр искиткеч күп булуы белән ихлас күңелдән горурлана иде алар. Үзләре дә алар өчен абруйлы мөгаллимнәр, киңәшчеләр булды, укучыларының ихтирамын тоеп, күреп яшәделәр.

Бүген мин – 27 елдан артык  авыл мәктәбендә эшләүче, бу өлкәдә шактый уңышларга ирешкән, тәҗрибә туплаган  мөгаллимә. Әти-әнием биргән киңәшләр, аларның үрнәге хезмәтемдә һәрчак юлдаш булды. Бу һөнәрне сайлавыма һич тә үкенмим, эшемне яратып башкарам.

Әйе, тормыш алга бара, яшәү, хезмәт шартлары үзгәрә. Җәмгыятебездә барган үзгәрешләр мәгариф системасында беренчеләрдән булып чагыла, минемчә. Мәктәпләргә кергән электрон белем бирү, заманча техника, технологияләр, компьютерлар, интернет укыту-тәрбия системасын кызыклы, уңайлы итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта кайбер кыйммәтләрнең тоныклана, югала баруы күңелдә борчу, шөбһә уята. Бигрәк тә укытучы һөнәренең дәрәҗәсе бүген тиешле югарылыкта булмау хафага сала.

Элек-электән иң хөрмәтле хезмәтләрнең берсе булган мөгаллимлек итүгә ни өчен бүген  шундый караш? Әлбәттә, уйлый китсән, сәбәпләр бик күп, аңа бертөрле генә итеп җавап та бирергә мөмкин түгелдер. Кемдер хөкүмәт югарылыгында куелмаган, хезмәт хакы бик аз, ди. Килешәм. Массакүләм мәгълүмат чараларының да монда гаебе юк түгел. Халык телевидениедән карарга ярата торган  шау-шулы тапшыруларда да укытучылар турында тискәре фикерләрне еш ишетергә туры килә. Шулай ук тормышта үз урынын таба алмаган, рус телендә әйтсәк, «неудачник»лар гына мәктәпкә укытучы булып урнаша дигән йөрәкне әрнетүче фикерләр дә еш яңгырый. Үзәк каналлардан күрсәтелүче нәфис фильмнарда да уңай укытучы образы юк дәрәҗәсендә. Бүгенге ата-ана да укытучы алдында  үзен башкача тота. Мөгаллим йөзендә хөрмәтле, акыллы киңәшче, дус күрергә теләмичә, дошман эзләүчеләр шактый күп алар арасында, кызганычка каршы.

Билгеле, авырлыкларга карамастан, укучылар, ата-ана белән килешеп, хөрмәт казанып, хезмәтеннән тәм табып эшләүче педагогларыбыз да бик күп. Мәсәлән, ачылуына быел 25 ел булган гимназиябездә үз эшенең чын осталары булган абруйлы мөгаллимнәр хезмәт куя. Яшь укытучылар да шактый. Алар өлкән остазлары белән бердәм булып, киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр.

Ничек итеп бүгенге җәмгыятьтә укытучының абруен күтәрергә, ничек ихтирамга лаек һөнәр дәрәҗәсенә җиткерергә? Бу сораулар бик күпләрне, беренче чиратта гомерләрен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган, үз хезмәтен яратып башкарган мөгаллимнәрне борчыйдыр, мөгаен.

Кабат әти-әнием эшләгән чорларны күз алдыма китерәм. Алар артык зур хезмәт хакы алып эшләде дип әйтә алмыйм. Җәйге каникуллар вакытында үзләренә бүлеп бирелгән чөгендер җирен эшкәртү, ындырда ашлык чистарту, юл буйларын чабу, урып-җыю чорында агитатор булып йөрү, бәрәңге уңышы җыюда, сайлауларда катнашу һәм төп хезмәттән тыш башка бик күп эшләр башкара иде алар. Шулай ук кичләрен мәктәпкә барып төрле чараларга, концертларга әзерләнү, газеталар чыгару, укуда ярдәм кирәк булган яки олимпиадага әзерләнүче балалар белән эшләүләр хәтердә. Әниемнең тәмле ризыклар пешереп укучылары белән өйдә чәй эчкәннәре, аннары, җылы килеш ашасыннар дип, күршедәге ялгыз әбиләргә дә керттерүе истә калган. Әтиемнең, эшен ташлап, өйгә килгән авыл кешеләренә документлар тутырырга ярдәм итүе, читтән торып укучы студентларга булышуы күз алдымда. Димәк, укучыларына шәхес буларак караганнар, авыл халкына, укучыларына үз мисалларында кешелеклелек үрнәге, хөрмәт күрсәткәннәр, шуның белән аларның тирән ихтирамын яулаганнар.

Чыннан да, укучы укытучыларын, мәктәбен яратса бернинди дә каршылыклар, җитди аңлашылмаучылыклар булмыйдыр, минемчә. Баласының укытучыга тартылуын күргән ата-анада да, әлбәттә, хөрмәт хисе уяначак. Димәк, мөгаллим укучы үзен, укыткан предметын яратырлык итеп эшләргә тиеш була.

Мин мәктәпкә килүнең беренче көннәреннән үк бала нәрсә өйрәнүен һәм аны нәрсә өчен өйрәнергә кирәклеген белергә тиеш дип уйлыйм. Бу аның булачак һөнәрен сайлауда, үзен нәрсә кызыксындыруын, нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен ачыклауда да зур этәргеч булачак. Шулай ук укытучы бала белән бер дулкында булырга тиеш, минемчә. Алар караган мультфильм, кино, хәтта компьютер уеннары, аларны  кызыксындырган спорт төрләре турында һәм башка юнәлешләр буенча хәбәрдар булу да бик мөһим. Миңа, мәсәлән, хоккей турында мәгълүмат тупларга, тимераякта шуарга өйрәнергә туры килде, бу сыйныфның күпчелеген тәшкил иткән малайлар белән уртак тел табу өчен кирәк иде.

…Сораулы карашын миңа төбәп, җавап көтеп утырган яшь хезмәттәшемә киңәшләремне җиткерергә ашыгам: «Сез – укытучы…».

Бернәрсәдән дә курыкмыйча мәктәпкә эшкә килгән тырыш, өметле яшьләребезне ничек булса да биредә калдырырга, моның өчен барлык шартларны тудырырга тырышырга, абруйлы педагог булып җитешүдә ярдәм итәргә иде.

Добавить комментарий