Тәрбиянең илаһи көче

Зөлфия Минзөфәр кызы ХИСАМОВА,

Лениногорск районы Урмышлы төп гомуми белем бирү  мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

 Педагог буларак эш стажы: 30 ел

“Тәрбия – акрынлык вә тәртип белән

                                                         камиллек булдыру димәктер” 

Р.Фәхретдин

Укыту-тәрбия өлкәсендә эзсез югалмаслык эш алымнары кулланып, киләчәк буынга әдәп-әхлак кануннарын васыять итеп тапшырып калдырган өлкән мөгаллимнәребез: Ризаэтдин Фәхретдин, Каюм Насыйри, Вил Казыйханов, Әнвәр Хәйри, Роза Шәяхмәтова, Әнвәр Хуҗиәхмәтовларның алтын мирасын һәр укытучы өйрәнеп, үз эшендә һәрдаим кулланса, “укытучының абруен ничек күтәрергә?” – дигән чишә алмаслык авыр сорау килеп тә чыкмас иде.

Җәмгыятьтә һәр нәрсә тәрбиягә барып тоташа. Урамда, транспортта, кибеттә, медицина, мәгариф өлкәсе булсынмы – бар җирдә тәрбия нәтиҗәләре белән очрашабыз. Һәрберебез кешеләрдән яхшы мөгаләмә, аралашу, ягымлы караш көтә. Ә тәрбия гаиләдән башлана. Баланың тәрбияле булуы аның әби-бабасының, әти-әнисенең нинди тәрбия орлыгы салуыннан гыйбарәт. Кызганыч, бүгенге әти-әнинең баласын тәрбияләргә вакыты юк. Бу очракта әдәп-әхлак турында сүз дә була алмый: баланы компьютер, телефон, планшет, кыйммәтле биш минутлык уенчыклар “тәрбияли”. Ә бала әти-әнисенә комачауламасын гына: телефоннан буш сүз, гайбәт сатарга, кадерле вакытны юкка-барга уздырырга, ни караганыңны да аңламыйча, телевизор каршында утырырга. Баласына мәктәпкә барырга вакыт җиткәч, әти-әни “борчыла” башлый: “Баласын укытачак укытучы яхшымы, начармы?” Ә ул яхшылык, начарлык нидән гыйбарәт икәнен күпләр аңламый. Тәрбияле әти-әни укытучыны гына түгел, гомумән, беркемне дә тикшерми һәм баласына да шуны төшендереп үстерә, беркайчан да баласы алдында укытучыны хурлап, аның дәрәҗәсен төшерми. Өйдә ишеткән сүзләр ияреп мәктәпкә бара һәм һәркемгә мәгълүм була. Шулай итеп, бала, укытучы, ата-ана арасында каршылык барлыкка килә. Бу очракта, укытучыны җитәкчелек үз канаты астына алып, бала һәм ата-анага дөрес итеп, гадел аңлату эше алып барганда, бу мәсьәлә тиз арада уңай хәл ителергә мөмкин. Күп очракта киресе килеп чыга. Әти-әни үзен дә, баласын да саф итеп калдырып, төп гаеплене эзли. Төп гаепле – бер яклаучысыз, буталчык чолганышта калган “мескен” укытучы. Юктан гына чыккан тавыш икенче якка борылыш ала. Бу баланың әти-әнисе җитәкчелеккә кирәкле кешеләр булып чыга. Гаделсезлек һәм тәрбиясезлек тантана итә. Чарасызлыктан, бу гайбәт баткаклыгыннан чыга алмый интеккән укытучыга бар яклап салкын караш, гаепләү. Үз укытучысын яклый, дөрес сүзне, гаделлекне өстен итә, начардан яхшыны аера алмаган җитәкчелектән нәрсә көтәсең? Укытучы мәктәптә калуның мәгънәсен күрми. Гаделсез, шушындый очракларны үз файдасына оста файдаланып, үз “кәнәфиен” югалтудан куркып торган җитәкче мәктәпнең, барлык укытучыларның абруен төшерүен аңламый. Иң беренче чиратта, укытучының абруе акыллы, тәрбияле, гадел җитәкчедән тора.

Шул ук вакытта, икенче яктан караганда, укытучы кеше план язып, дәфтәр тикшереп, компьютер каршында утырып кына чын мөгаллим була алмый. Очсыз-кырыйсыз кәгазь эше, кирәкмәгән отчетлар аның балаларга багышларга тиешле кадерле вакытын ала. Укытучы эзлекле рәвештә үз белемен үстерү өстендә эшләп, укучылар каршында укымышлы, белемле укытучы икәнен расласа гына, хөрмәт һәм абруй казана.

Укытучыны мәктәптәге икенче әни дип тә әйтәләр. Икенче әни булу – бала мәктәптә чакта аның укуы, тәрбиясе өчен дә укытучы җаваплы дигән сүз генә түгел, әниеңә булган шул ук хөрмәт, ихтирам хисе укытучыңа да булырга тиешлекне аңлата. Укытучыңа каршы дәшмәскә, үзеңнең хаклы икәнеңне расларга тырышмаска, укытучыны хаксызга түбәнсетмәскә, рәнҗетмәскә – югыйсә, болар барысы да гаиләдә кечкенәдән үк сеңдерелергә тиешле кыйммәтләр. Әдәп-әхлакны үрнәк итеп куеп, нинди генә каршылыклар килеп туса да, шушы кануннардан читкә тайпылмыйча, тәртипле, тәрбияле, аңлы булып, үз эшен, һәр адымын уйлап, һәр сүзен үлчәп сөйләгәндә, һәр балага, нинди гаиләдән булуына карамастан, бер карашта булганда гына, укытучының үзенең дә күңеле тыныч булыр.

Тәрбия эше – бары тик мәктәп һәм укытучы гына алып бара торган эш түгел. Мәктәп, гаиләдә җитеп бетмәгән тәрбияне балага өстәп, аны олы тормыш юлына әзерләп, мәктәптән киткәч тә туры юлдан тайпылмаслык үгет-нәсыйхәтләре, үтемле киңәшләре, шәхси үрнәкләре белән һәрчак искә төшеп торырдай белем учагы булырга тиеш. Тәрбия эше мәктәптә оештырылган ниндидер чараларга гына кайтып калмый. Дәрес вакытында укытучының зәвыгы, үз-үзен тотышы, бар укучыга бертөсле ягымлы карашы, һәрбер баланың да игътибарын чит нәрсә белән шөгыльләнмәслек итеп дәрескә җәлеп итү сәләте, материалны укучының күңеленә сеңәрлек итеп оста һәм шул ук вакытта гади, камил тел белән аңлата, төшендерә белү осталыгы, җитезлеге, һәр секундны уйлап, файдалы итеп уздырырдай төгәллеге аның үз эшен яратып, белеп, кирәклеген тоеп башкаруын күрсәтеп кенә калмый, шул ук вакытта тәрбиянең төп нигезләре булып та тора. Укучы боларның берсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Бигрәк тә беренче дәрес – укытучы өчен абруеның саклануын хәлиткеч зур сынау, имтихан.

Укытучы дигән сүз үзе үк бик зур мәгънәгә ия булган сүзләр тезмәсен тәшкил итә: “У” – укымышлы, “К” – камил, “Ы” – ышанычлы, “Т” – таләпчән, тырыш, “У” – уяу, “Ч” – чая, чаптыр, “Ы” – ыспай. Бу сүзләр мөгаллим ия булырга тиешле сыйфатларны тасвирлый.

Ләкин укытучы нинди генә сыйфатларга ия булса да, ул беръялгызы гына тәрбия эшен дә алып бара, шул ук вакытта авыр мәсьәләләрне дә хәл итә алмый. Гаилә, укытучы, бала бербөтен булып, бер юнәлештә эшләгәндә, ә җитәкчелек бөтен көчен, белемен, сәламәтлеген балаларны укытуга, тәрбияләүгә биргән укытучының эшен күрә һәм бәяли белгән очракта гына, җәмгыятьтә укытучының абруе югары дәрәҗәдә булачак!

Добавить комментарий