Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышы

Флера Миннәтулла кызы  ЯРУЛЛИНА,Иске Чүпрәле 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең  татар теле, әдәбияты һәм сәнгать  укытучысыПедагог буларак эш стажы-26 елТатар  халкы элек-электән туган телне, мил...

Флера Миннәтулла кызы  ЯРУЛЛИНА,
Иске Чүпрәле 1нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең  татар теле, әдәбияты һәм сәнгать  укытучысы
Педагог буларак эш стажы-26 ел
Татар  халкы элек-электән туган телне, милли гореф-гадәтләрне саклап калган  һәм аны  яшь буынга җиткерергә тырышкан.  Бигрәк тә авыл җирләрендәге  милли мәктәпләрдә барлык фәннәрне туган телдә өйрәнү мөмкинлеге булдырылган. Татар баласы шушы шартларда  милли рухта тәрбияләнгән, ата-бабаларыбыздан калган халык педагогикасы алымнары  милли җанлы чын шәхес  формалаштыруда әһәмиятле ролен уйнаган.  Нәкъ менә шундый мәктәпләр милләтебезгә күренекле  язучыларыбызны, шагыйрьләребезне, җырчыларыбызны, театр  һәм сәнгать осталарын  тәрбияләп чыгарган.  Милли мәктәпләр булмаса,  әдәбиятыбыз да, сәнгать әсәрләребез дә  булмас иде.
Җир йөзендә бик күп халыклар яши. Аларның һәрберсе үзенең теле, мәдәнияте    белән бер-берсеннән аерылып тора. Ләкин төрле милләттән булган халык үз җирлегендә генә яшәмичә, дөньяның төрле почмакларына сибелгән. Бу исә туган телне камил белү дәрәҗәсен чикли;  милли гореф-гадәтләр, туган телдә аралашу гаилә эчендә  генә  кала.
Бүгенге заман шартларында милли республикалар  мәктәпләрендә туган телне өйрәтү сәгатьләре бик аз калды, мәҗбүри имтихан бирү дә гамәлдән чыгарылды.  Татар телендә аралашу, милли үзенчәлекләр белән таныштыру ешрак тәрбияви чаралар аркылы алып барыла. Авылларда гына милли мәктәпләр юкка чыгып бетмәде. Ләкин проблема шунда, ул мәктәпләрнең саны да азая, андагы укучылар саны кимегәннән кими бара. Мәсәлән, тугызьеллык мәктәпләрдә 1 нче сыйныфтан алып 9 нчы сыйныфка кадәр барлыгы 16-25  бала гына укый торган мәктәпләр бар. Бу әлеге мәктәпләрнең киләчәге юк дигән сүз.  Ни өчен шулай? Чөнки  яшь гаиләләр  авылда яшәп калмый, шәһәргә китә. Шәһәрдә бала кечкенәдән үк русча сөйләшеп китә, күп бала рус мохитында тәрбияләнә. Шәһәрләрдә  туган телдә белем бирүче мәктәп-гимазияләр бик аз санда.
Милли мәктәпләр авыл җирләрендә яшәр иде дә бит.  Мәсьәлә шуңа барып телә, анда яшь белгечләр кайтмый, алар шәһәрдә яшәп кала. Авылда  яшәп калган яшь гаиләләргә дә эш урыннары бик аз, күбесе йорт тулы мал-туар асрап шулар хисабына яши.  Шуңа авылда яшәргә теләге булган гаиләләр бик аз, демография  түбән дәрәҗәдә.
Ничек  итеп киләчәктә милләтне саклап калдырырга соң? Авыл җирләренә яшь белгечләрне  җәлеп итәргә?  Минемчә, бу очракта аларны дәүләт тарафыннан матди ярдәм белән кызыксындыру, эш урыны белән тәэмин итү кирәктер. Авылларда яшьләрне эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә  өйрәтү дә эш урыны булдыру проблемасын  хәл итәчәк. Шулай ук шәһәр мәктәпләрендә дә  туган телне   әйбәтрәк  өйрәтү өчен төрле чаралар үткәрү,  укучыларны  татар театрларына йөртү, гореф-гадәтләр нигезендә  тәрбия эшләре алып бару кирәк булып чыга.
Республика күләмендә  туган телебездә төрле чаралар оештырыла, фәнни-гамәли конференцияләр, шагыйрьләр, язучылар белән очрашулар, төрле бәйгеләр еш уздырыла. Шундый чараларда  укучыларыбызны активрак катнаштыру кирәк.  Чөнки әлеге чаралар  милли үзенчәлекләрне саклаучы чын татар кызларын һәм егетләрен    тәрбияләүгә  зур өлеш кертә.
Нинди булырга тиеш соң ул милли мәктәп?  Үзенең миллилеген иң беренче урынга куеп, укыту һәм тәрбия эшен  үз милләтенең күренекле шәхесләре үрнәгендә алып бара алган мәктәптер ул. Ул мәктәпнең милли икәнлеге бизәлеше, төзелеше белән дә аерылып торырга тиеш. Диварларында исә, Г.Тукай, К.Насыйри, Ш.Мәрҗани, М.Җәлил кебек милләт өчен җан атып яшәгән күренекле шәхесләрнең сурәтләре, әйткән сүзләре урын алырга тиештер. Мәктәп эчендә милли музей да булса начар түгел, андагы һәр әйбер милләтебезнең үткәнен, гореф-гадәтләре хакында сөйлиячәк.
Миллилекне, туган телебезне саклап калу–җитди мәсьәләләрнең берсе. Бу проблеманы чишү өчен  җәмыятьтә  төрле яклап эш алып барыла. Бу проблемага  һәркем   җитди карарга тиеш. Һәрбер әти-әни  үз баласы белән  туган телдә  күбрәк аралашырга, гореф-гадәтләр, йолалар белән дә балаларны кечкенәдән үк таныштырырга тиешле. Шул  чагында милләтебез яшәр, туган телебез юкка чыкмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ