Укучыларым – Мәскәү, Санкт-Петербург конкурслары җиңүчеләре

Сүрия Фарис кызы ӘХМӘТОВА,

Мөслим районы Баланны төп мәктәбенең I квалификация категорияле математика укытучысы.

Педагогик стажы – 42 ел.

Һәрбер укучымның уңышына

Сабыйларча ихлас сөенәм.

Биек-биек белем тауларына,

Алар түгел, гүя, мин менәм.

Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үз алдыңа  билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була. Минем бурыч – укучыларга үз фәнемне тирәнтен өйрәтү һәм, иң мөһиме, һәрьяктан тулы үсеш алган, әхлаклы  шәхес тәрбияләү.

Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертү – укытучы алдында торган төп таләп. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып  укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле алымнар уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне укыту процессында киң кулланам. Минем хезмәтемдә иң уңышлы технологияләрнең берсе – тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе. Бу технология шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота.

Бүгенге авыл мәктәбендәге дәресләр… Аларның нәтиҗәсе нинди булырга тиеш? Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы «үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш». Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, укытучы балаларның фикер эшчәнлеге белән идарә итүче вазифасын гына башкара. Әмма шунысын мөһим: нәтиҗә укытучының осталыгыннан тора. Федераль белем бирү стандартларына таянып куелган максатым – хәзерге көн таләпләренә, тормыш, җәмгыять ихтыяҗларына җавап бирүче белемле, тирән фикер йөртә торган, социаль актив, карарларны мөстәкыйль кабул итә торган иҗади шәхес тәрбияләү.

Укучыларымның дәрсләремә яратып йөрүләренең сере нәрсәдә соң? Ә сере гап-гади хакыйкатьтә: балаларны ярату һәм аларны кызыксындыра белү. Мин талантлы балалар белән эшләүгә зур игътибар биреп, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләре белән кече классларда ук кызыксындыру отышлы икәнлеген үз тәҗрибәмдә ачыкладым, чөнки тикшеренү эшләре – чынбарлыкны танып-белүнең шәхесне үстерүгә ярдәм итә торган универсаль алымы. Тикшеренү һәм проект эшчәнлеге вакытында укучылар белемнәрне үзләштереп кенә калмыйлар, ә мәгълүматны мөстәкыйль рәвештә эзләп табарга да өйрәнәләр. Уку дәверендә фәнни-тикшеренү эшләренең иң яхшылары белән районда, республикада үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашабыз һәм һәр уку елында республика куләмендә берничә җиңүгә, призлы урыннар яулауга ирешәбез. Укучыларым белән Д.И.Менделеев исемендәге Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү эшләре конкурсында катнашып, финалга үттек Һәм әти-әниләрнең матди ярдәме белән Мәскәү шәһәрендә бу конкурста катнашу бәхетенә ирештек. Конкурсның программасы бер генә минуты да әрәмгә узмаслык тыгыз һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Конкурс барышында укучылар танылган галимнәр белән очрашырга да, үзләренең белемнәрен баетырга да, күңелле итеп ял итәргә дә өлгерделәр. Ә инде фәнни-тикшеренү эшләре белән чыгышлары өчен конкурсның грамоталарына һәм финалист медальләренә лаек булдылар. Шулай ук укучыларымның әти-әниләренең матди ярдәме белән Санкт-Петербург шәһәрендә XIII Бөтенсоюз Балтыйк фәнни-инженерлык конкурсында катнашып, фәнни-тикшеренү эшләребез  конкурсның лауреатлары дипломнарына лаек булды.

Фәнни-тикшеренү эшләре белән иң актив шөгыльләнүче укучыларымның берсе Гайнетдинова Азиләнең фикерләре: «Бала чакта кеше үзенең киләчәге турында әле уйлап та карамый. Ләкин әгәр мәктәп елларында бернинди уңышка ирешмәсәң, алган белемнәреңне куллана бемәсәң – аннан нинди файда булыр? Киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә, кайсы яктан үзебезне камилләштерергә дигән сорауларга җавап табарга математика укытучысы Әхмәтова Сүрия Фарис кызы ярдәм итте. Укытучыбыз алга куйган максатларга ирешү өчен түземлек һәм тырышлык кирәклегенә төшендерде. Без төрле математик чараларда, конкурсларда катнаштык. Сүрия апаның ярдәме, аның безгә ышанычы күп җиңүләр яуларга ярдәм итте. Түбән Кама шәһәрендә узган конкурста II урынны яулап кайттык. Аннан соң безгә Россия башкаласы Мәскәүдә үзебезнең проектыбыз  белән чыгыш ясарга тәкъдим иттеләр. Фәнни-тикшеренү эше белән Мәскәү сәхнәсендә зур галимнәр алдында ясаган  чыгышыбыз унышлы булды, дөрес куелган максат яхшы нәтиҗәгә китерде!”

Укучыларны тикшеренү эшләре белән шөгыльләнергә өйрәтү мине түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: Һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа; балалардагы менә шушы сәләтне күрү һәм алга таба үстерү өчен шартлар булдыру, аны иҗади баскычка күтәрү – минем укытучы буларак алдымда торган иң мөһим бурычларымның берсе. Әгәр дә без, ата-аналар, укытучылар, бу шартларны булдырмыйбыз икән – балага тумыштан бирелгән сәләтләре «сүнеп калачак».   Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә шартлар булдырып, без әкренләп бала шәхесен формалаштырабыз. Минем омтылышым – һәр укучыга иҗади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү, үзенең көченә ышандыру. Һәм һәр укучымның  сәләтен үстерү, иҗат дөньясын киңәйтү өчен тырышып эшлим, авыл мәктәбе балаларының иҗат җимешләре – тикшеренү эшлэре  белән Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә кадәр барып җитеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез шуны исбатлый, әмма игътибар бирәсе яклар да күп икән әле. Бик күп билгеле шәхесләр тормыштагы уңышлары өчен омтылышларын вакытында күреп, сәләтләрен үстерү өстендә эшләгән остазларына рәхмәтле.

Категория:

Добавить комментарий