Укытучыга һәйкәл куярга кирәк!

Сиринә Марс кызы ХӘМИДУЛЛИНА,

Бөгелмә районы Зеленая Роща төп мәктәбенең I квалификация категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы. Педагогик эш стажы – 31 ел.

Әллә кайчан караган бер мультфильм гел истән чыкмый. Кәҗә бәтие корабтагы җан ияләрен кычкырып саный башлый: үгез – бер, сарык –ике, әтәч – өч… Шунда: «Ул безне саный!» – дип, ярсыган кече туганнарыбыз мескен кәҗә бәтиенә ташланалар. Бик кызык тоелган иде бу. Укыта торгач, аңладым менә: бик хикмәтле нәрсә икән бит ул абруй. Әйдәгез әле, сүзлекләрне актарып карыйк.

Укытучыга һәйкәл куярга кирәк, минемчә. Кайсы шәһәрдә укытучыга атап куелган һәйкәл бар? Әйдәп баручы, тәҗрибәле мәгариф алдынгыларын Кремльгә чакырырга иде.

«Ел хатын-кызы» конкурсында лаеклы чыгыш ясагач, Минтимер Шәрип улы да безне март аенда кунакка чакырган иде.

Минем уйлавымча, укытучының абруе арткан очракта мәктәпне тәмамлаучыларның күпчелеге педагогика өлкәсен сайлар иде бит…

Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр ияләре түгел, мөгаллимнәр үзләре дә була алмаслар иде. Шуңа күрә дә бу хезмәтне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәле, тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакълеге белән дә тәрбия кыла.Һәр кеше укытучы була алмый. Һәрберебез дә яраткан кешебезне үзебезчә бәялибез. Аллаһы Тәгалә һәркемгә бер-беребезне аңларга, бергәләп балалар тәрбияләргә насыйп итсен. Калганы үзебездән тора. Гомер узган саен тормышның әһәмиятен, бәясен аңлый башлыйсың. Укытучы халкыбызның уң кулы, терәге һәм мәктәп учагын саклаучы булыр.

Эшләргә теләгән кешегә ярдәм булачак. Мин Татарстанның сандугачлы әрәмәләре, зәңгәр рәшәгә күмелеп утыручы таулары, җанны каядыр еракларга ымсындырып агучы Урсалы суы һәм данлы нарат таулары булган якларда – Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында тудым. Һәм мине бик абруйлы укытучылар укытты. Ул вакытта укытучылар бик абруйлы иделәр…

Татар милләтенә армый-талмый хезмәт итүче, яшь буынга патриотик тәрбия бирү эшендә үрнәк өлге булып торучы укытучыларыбыз байтак, һәркем җиргә үз язмышы белән туа. Кеше туып, азмы-күпме акыл һәм көч туплау белән үз бәхет хәзинәсен эзләп чыга. Ләкин бәхет, әкиятләрдәге серле хәзинәдәй, билгесез утрауга, билгесез таш астына күмелгән.

Аны эзләп табу өчен көч һәм сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет һәм ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Алай да әле бәхет бик тиз табылырга ашыкмый. Ул кешене әллә нинди юлларга алып керә. Бәхет дигән хәзинәне эзләүче кеше әле бер җирне барып казый, әле икенче җирне. Көрәге ташка бәрелеп киткән саен, хәзинәмә килеп җиттем бугай дип, өметләнә. Кеше шулай гомере буе үз бәхет-хәзинөсен эзли. Укытучы хезмәте дә шулай ук хәзинә эзләүчеләрне хәтерләтә…

 

Категория:

Добавить комментарий