Укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләүне гаиләдән башларга кирәк

Әдилә Фәнил кызы МИНХУЗОВА,

Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбенең I квалификация категорияле инглиз теле укытучысы.

Педагогик стажы – 9 ел.

Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?

Укытучы үз укучысы өчен гаҗәеп бер җан иясе кебек. Ул аннан һәрвакыт үрнәк алырга, аның кебек булырга тырыша.

Укытучы һөнәре – кызыклы, ләкин шул ук вакытта иң авырлардан санала. Бигрәк тә Россиядә, чөнки хезмәт хакы, башка алдынгы илләр белән чагыштырганда, бик түбән дәрәҗәдә.

Бала өчен укытучы – хикмәтле бер зат. Ул аны фәннәрне үзләштерергә генә түгел, тормыш кыенлыклары белән дә көч сынашырга өйрәтә. Яхшы остаз һәрбер балага кулай якынаю юлы табып, үзенең фәне белән кызыксындырып, сыйныфташларын хөрмәт итәргә өйрәтә. Укучыларның фикерләренә колак сала белүче укытучы белән дустанә мөнәсәбтле сыйныфта укуы күпкә рәхәтрәк һәм җиңелрәк.

Укытучы борынгы заманнардан ук, бар илләрдә дә абруйлы, хөрмәтле, ихтирамга лаеклы кешеләрдән исәпләнгән.

Борынгы Грециядә иң акыллы һәм талантлы кешеләр генә мөгаллимнәр була алган. Борынгы Римда телләрне, төрле фәннәрне күп белгән, күп ил гизүче, күпне күргән түрәләр генә Император исеменнән укытучы-мөгаллим  булып билгеләнә алган. Борынгы Кытайда мөгаллим булып хикмәтле акыл ияләрен генә билгеләгәннәр. Ә борынгы Русьтә исә, укытучыларны хөрмәт итүләрен ассызыклау өчен, аларны «оста», «остаз» дип йөрткәннәр.

Ләкин хәзерге заманда укытучы кешегә элек булган хөрмәт белән карамыйлар. Хәзер инде укытучы һөнәре абруйлы һәм керемле булып исәпләнелми. Ә уйлап карасаң, укытучы һәрбер кешенең тормышында мәгънәле урын алып тора. Хәзерге көндә күпмедер дәрәҗәдә нәрсәдер белүебезгә, өйрәнүебезгә укытучыга рәхмәтле булырга тиешбез.

Хәзерге заманда укытучы абруеның төшүе – иң зур проблемаларның берсе. Әлеге проблеманың асылы кайда соң? Ни өчен аны элекке замандагы кебек үк ихтирам итмиләр, каршы эндәшәләр, укучылар үзләренең хокукларын, мәнфәгатьләрен генә кайгыртып, искәртеп торалар?

Иң беренче сәбәпләренең берсе – хезмәт хакының искиткеч дәрәҗәдә аз булуы. Бу факт, кызганыч ки, үз чиратында, укучыларның педагогларны баштанаяк тикшереп, шундый ук аяк киеме яки букча сатып алу аларның хәлләреннән киләме-юкмы дип сөйләшеп утыруларына да бер сәбәп булып тора. Шул ук укучыларның мыскыллы: «Ә сез минем әтинең кем икәнен беләсезме соң? Ул сезне эшегездән алып атачак», – дигән сүзләре генә дә ни тора!

Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының периодик рәвештә укытучылар белән ата-аналар, укучылар арасындагы конфликтлы ситуацияләрне күрсәтеп торуы да педагогларның абруен күтәрми.

Ләкин конфликтлы ситуацияләрнең барлыкка килүе ата-аналарның акыллары түбән дәрәҗәдә, иманнары зәгыйфь булуын ассызыклап тора.

Үзем кечкенә чагында укытучымны яманлап, нидер сөйләвемне хәтерлим. Әйткән сүземне тыңлап та бетермичә, әти-әнием мине шунда ук туктатты: «Ул – синең укытучың, син аны хөрмәт итәргә тиеш, начар сүз сөйләргә ярамый!» – дип аңлаттылар. Минем әти-әни югары белем ияләре булмаса да, мине чикли алдылар. Ә хәзерге заман ата-аналары югары белемгә ия булып та, балаларының укытучыга каршы әйтелгән сүзләрен кистерми генә түгел, аларга кушылып, гайбәт сөйләшәләр.

Минемчә, укытучының абруе төшү проблемасы мәсьәләсен чишүне, укытучыларга карата хөрмәт тәрбияләүне гаиләдән башларга мөһим. Төрле проблемалардан чыгу юлын әти-әниләргә һәм укытучыларга бердәм булып эзләргә, киңәшләшеп яшәргә кирәк.

Укытучылар – болай да яклаусыз калган категория кешеләре. Күп очракта, алар үз проблемалары белән бергә-бер кала. Ә бит аларга да психологик, матди, методик терәк, ярдәм кирәк.

Шулай булгач, укытучы шәхесенең дәрәҗәсен күтәрү мөһим: гаилә белән тыгыз элемтәдә булып, укытучыга карата ихтирам тәрбияләргә, мөмкин булганча, укытучыларны якларга һәм дәүләт тарафыннан мораль һәм матди ярдәм күрсәтергә кирәк.

Укытучы һөнәре безнең җәмгыятьтә элек-электән иң мөһим профессия булып исәпләнгән. Дәүләт тарафыннан элеккеге хөрмәтне кире кайтару, укытучының абруен күтәрү – төп мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Моның өчен массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан укытучының һөнәре четерекле, үтә дә кыен икәнен күбрәк фаш итәргә кирәк. Аларның ихтирамга лаеклы булуларын ассызыклый торган тапшырулар күрсәтергә мөһим. Тәҗрибәле укытучыларны тапшыруларга чакырып, алар белән әңгәмә оештырырга, аларның эшләү үзенчәлекләрен җиткерергә кирәк. Радио, газета-журналларда күбрәк мәктәп тормышын чагылдырган язмалар үз урынын табарга тиеш.

Әдәплелек дәресләре, мәктәптә үз-үзеңне ничек тотарга, укытучылар белән ничек аралашырга дигән проблемаларны үз өстенә алган төрледән-төрле телевизион тапшырулар алып барылса, һәм алып баручылары укытучылар булган очракта, педагогларга һәм мөгаллимнәргә караш бөтенләй икенче төрле булыр иде. Бу тапшырулар укытучыга карата хөрмәтне тәрбияләүдә зур роль уйнап, педагогларның авыр эшен азга гына булса да җиңеләйтер иде.

Категория:

Добавить комментарий