Ульянда да безнең журналларны укыйлар

Ульян өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Сембер» эшмәкәрлек клубы төбәктәге ураза тотучы милләттәшләребезгә Ифтар җыелмалары тарата. Нигъмәтләр белән беррәттән рухи азык булырдай күчтәнәчләр арасында «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары  да бар.

«Сембер» клубы оештырган акция турында бүген, 18 нче майда «ТНВ Планета» каналының «Татарлар» тапшыруында 17.30 һәм 20.05 сәгатьләрдә репортаж курсәтеләчәк. Кабатлау иртәгә «ТНВ Татарстан» каналында 11.30 сәгатьләрдә булачак.

Добавить комментарий