Логотип Магариф уку
Цитата:

Якын көннәрдә “Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 2015 елдагы 2 нче (май) саны дөнья күрәчәк

Игътибар! Бик тиздән  “Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 2015 елдагы 2 нче (май)  саны дөнья күрәчәк. Язылу — www.magarif-uku.ru сайтындагы «Электрон подписка» бүлегендә. Яңалыкларны күзәтеп ба...


Игътибар! Бик тиздән  “Мәгариф. Татар теле» электрон журналының 2015 елдагы 2 нче (май)  саны дөнья күрәчәк. Язылу — www.magarif-uku.ru сайтындагы «Электрон подписка» бүлегендә. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.




«Мәгариф. Татар теле» кварталга бер тапкыр чыга."Мәгариф. Татар теле - 2015"нә язылучыларга журнал квартал саен бер тапкыр килеп торачак. Димәк, бер ел дәвамында сез кулга 4 сан алачаксыз.


Бу санда татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре өчен файдалы һәм кирәкле материаллар табар. Аерым алганда, федераль исемлеккә кергән яңа татар теле дәреслекләре турында мәгълүмат, дәрес үрнәкләре, язма эшләр, мастер-класслар, методик мәкаләләр урын алачак.


2015-2016 уку елында 5 нче сыйныф укучылары федераль белем бирү стандартларына күчә. Шуны күздә тотып, "Мәгариф.Татар теле" электрон журналында "Фразеологизмнар", "Билгесез үткән заман хикәя фигыль", "Рәт гармониясе", "Искергән сүзләр, неологизмнар" дигән темаларга дәрес үрнәкләре тәкъдим ителә.


Педагогларга тәкъдим ителгән мастер-класслар - ана теле һәм әдәбияты укытучыларының "Туган тел" дигән бөтенроссия мастер-класслар бәйгесендә җиңү яулаган эшләр.


"Мәгариф. Татар теле"ндә сезгә шулай ук кызыклы күнегүләр, морфологиядән күнегүләр, мавыктыргыч төсле тестлар, тәңгәлләштерүгә нигезләнгән тематик тестлар һ.б. эшкәртмәләр урын алачак.


“Мәгариф. Татар теле” – татар телен уку-укытуга караган гамәли мәсьәләләрне яктыртуда махсуслаша. Анда татар теленнән белем бирүгә караган инновацияләр һәм алдынгы тәҗрибә яктыртыла, татар теле мөгаллимнәре өчен методик һәм дидактик материаллар бирелә, ФДБС буенча үрнәк дәрес эшкәртмәләре, дәресләрдә кулланырлык күнегүләр, тестлар һәм текстлар урын ала, укытучыларда кыенлык тудырырга мөмкин лингвистик очраклар турында галимнәрдән аңлатмалар алына – кыскасы, практик укытучы өчен кулланма булырлык эш материалларыннан тора.


“Мәгариф. Татар теле” электрон журналы чыгып, укытучылар кулына барып җиткәч, алардан әлеге басма турында уңай бәяләмәләр килде.  Буадан Дилә Гыйниятуллина фикере белән сезне дә таныштырабыз.

–  “Мәгариф. Татар теле” журналының беренче санын бер тында укып чыктым. Басма миңа бик ошады. Бигрәк тә хәзерге көн өчен актуаль олимпиадага әзерлек турында КФУ доценты  Дамир Хөснетдинов әзерләгән материал безнең өчен файдалы. 9 сыйныфлар өчен булган олимпиада биремнәре дә журналда шул рәвешле анализлап бирелсә, без шат булыр идек. Журналдагы тестлар да татар теле укытучылары өчен бик кулай. Мондый тестларны интернет челтәреннән дә, китап кибетләреннән дә табып булмый…


"Мәгариф. Татар теле - 2015" электрон журналына язылу. 



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ