Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа елдан ата-аналар комитетлары белән эш көчәячәк

Бүген ТР вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуында мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю мәсьәләсе дә кузгатылды. Бу сорауга Энг...

Бүген ТР вице-премьеры, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның журналистлар белән ел йомгакларына багышланган очрашуында мәктәпләрдә ата-аналардан акча җыю мәсьәләсе дә кузгатылды. Бу сорауга Энгель Фәттахов, ата-аналарга мәктәп өчен акча бирмәскә дип мөрәҗәгать итүен искә төшерде. Яңа елдан ата-аналар арасында, аларның хокуклары, мөмкинлекләре турында аңлату эшләре тагын да киңрәк алып барылачак. Мәктәптә акча җыюлар нигездә, ата-аналар комитетлары аша башкарыла. Моңа ныграк игътибар итәчәкбез, дип ассызыклады министр.


 

Министрлыкның мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова сүзләренә караганда, 2016 елда департаментка 731 мөрәҗәгать кергән, аларның 500дән артыгын тиешле урыннарга чыгып тикшергәннәр. «Бүген мөрәҗәгатьләр саны кимеде, дип әйтә алабыз. Аларның саны зур булса да, ачыкланган, расланган фактлары азрак. Социаль челтәрдә булган дивар аша да шактый нәтиҗәле аңлату эшләре алып барыла. Урыннарга чыкканда ата-аналарга, балаларга профилактик җыентыклар да таратабыз. Киләсе елга ата-аналар комитетлары белән эшне көчәйтергә җыенабыз», - диде министр урынбасары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ