А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган. Институт белән Николай Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән.