Уку йортлары
-
Казан (Идел буе) федераль университеты
Тасвирлама: Казан шәһәренең югары уку йорты. Русиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 елдан 2009 елга кадәр В. И. Ленин исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Русия президенты фәрманы буенча Казан дәүләт университеты нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла. Институтлар: — Фундаменталь медицина һәм биология институты — Экология һәм табигатьтән файдалану институты — Геология һәм нефть-газ технологияләре институты — Инженерлык институты Физика институты — А. М. Бутлеров ис. химия факультеты Н. И. Лобачевский ис. математика һәм механика институты — Юридик факультеты — Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты — Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе — Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр югары мәктәбе — Бизнес югары мәктәбе — Л. Н. Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе (2018 елга кадәр Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе) — Иҗитмагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институты — Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институты — Псхилогия һәм мәгариф институты
-
«Казан ветеринария медицинасы академиясе»
Тасвирлама: (Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.
-
Казан дәүләт мәдәният институты
Тасвирлама: Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты(рус.)татар. филиалы буларак 1969 елда ачыла. Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.
-
А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты
Тасвирлама: Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган. Институт белән Николай Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән.
-
Казан дәүләт аграр университеты
Тасвирлама: 1918 елның 25 ноябрендә Мәскәүдә югары уку йортлар бүлеге коллегиясенең утырышында Казан университеты каршында урман факультетына нигез салу турында карар кабул ителгән. 1922 елның 22 маенда университетның урман факультетын һәм политехник институтының авыл хуҗалыгы факультетын бергә кушып, авыл хуҗалыгы һәм урманчылык бүлекләреннән мөстәкыйль Казан авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын булдыру турында РСФСР Главпрофобрның карары басылып чыга.
-
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Тасвирлама: 1930 елның 13 маенда Казан коммуналь-төзелеш институты буларак оеша. 1939 елдан –Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941 дә ябыла. 1946 елда Казан җәмәгать-көнкүреш төзелеше инженерлары институты буларак яңадан торгызыла, 1952дән Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институты, 1957дән Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ), 1995тән Академия, 2004 елдан – Университет. 2010-11 уку елында студентлар саны – 6799. Көндезге бүлектә 4476 студент укый. Укыту рус телендә, төзелеш факультетында – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Студентларның инглиз телен белүләре шулай ук грантлар алулары һәм халыкара диплом программасында катнашу мөмкинлекләрне ача.
-
Казан дәүләт медицина университеты (КДМУ)
Тасвирлама: Казан дәүләт медицина университеты — Россиядәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814 елның маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Белем бирү рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Медицинада татар телен куллану буенча дәресләр укытыла.
-
Казан дәүләт энергетика университеты
Тасвирлама: Мәскәү энергетика институтының Казан филиалы буларак 1968 елда барлыкка килде. Казан энергетика институтына университет дәрәҗәсе 2000 елда бирелде.
-
Казан милли тикшеренү технология университеты
Тасвирлама: 1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә. ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала. 2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә. Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.
-
ТИСБИ
Тасвирлама: ТИСБИ (ТИСБИ идарә университеты), Татарстан бизнеска ярдәм итү институты, (рус. Татарский институт содействия бизнесу, ТИСБИ) — 1992 елда Казанда ачылган югары уку йорты. Хәзерге Россиянең таңында нигезләнгән һәм вакыт соравына туры килерлек итеп ясалган — яшь дәүләткә яңа һөнәр белгечләре кирәк булган.