«Казан ветеринария медицинасы академиясе»
(Югары профессиональ белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе») — илебезнең иң өлкән ветеринария югары уку йортларыннан берсе. 1873 елның 31 маенда институт булып ачыла, 1994 елда «ветеринария медицинасы академиясе» дәрәҗәсен ала.