Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты

1930 елның 13 маенда Казан коммуналь-төзелеш институты буларак оеша. 1939 елдан –Казан коммуналь төзелеш инженерлары институты, 1941 дә ябыла. 1946 елда Казан җәмәгать-көнкүреш төзелеше инженерлары институты буларак яңадан торгызыла, 1952дән Казан нефть сәнәгате төзүче-инженерлар институты, 1957дән Казан төзүче-инженерлар институты (КИСИ), 1995тән Академия, 2004 елдан – Университет. 2010-11 уку елында студентлар саны – 6799. Көндезге бүлектә 4476 студент укый. Укыту рус телендә, төзелеш факультетында – татар һәм рус телләрендә алып барыла. Студентларның инглиз телен белүләре шулай ук грантлар алулары һәм халыкара диплом программасында катнашу мөмкинлекләрне ача.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты