Казан милли тикшеренү технология университеты
1897 елның 10 сентябрендә Казан сәнәгать училищесы буларак оеша. Казан сәнәгать училищесы 17 чыгарылышта 1145 специалист чыгара. РСФСР Наркомпросы тарафыннан Казан сәнәгать училищесы 1919 елның 2 апреленнән өч факультеты белән (химия, механика, икътисад) Казан политехника институтына әверелдерелә. ҮБК тарафыннан 1930 елның 13 маенда Казан политехника институтының һәм Казан дәүләт университетының химия факультетлары нигезендә Казан химия институты барлыкка китерелә. 1930 елның 23 июненән А.М. Бутлеров исемендәге Казан химия технология институты. Ә 1935 елның 23 апреленнән 1992 елның декабренә кадәр С.М. Киров исемендәге Казан химия технология институты дип атала. 2010 елның 20 маенда «милли тикшеренү университеты» исемен ала, һәм шуның нигезендә 2011 елдан „«Казан милли тикшеренү технология университеты» югары профессиональ белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе“ дип үзгәртелә. Үзенең эшләү дәверендә университет 74 меңнән артык специалист чыгарган.