Казан (Идел буе) федераль университеты
Казан шәһәренең югары уку йорты. Русиянең иң борынгы университетларының берсе. 1925 елдан 2009 елга кадәр В. И. Ленин исемен йөртә. 2009 елның 21 октябрендә Русия президенты фәрманы буенча Казан дәүләт университеты нигезендә Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла. Институтлар: — Фундаменталь медицина һәм биология институты — Экология һәм табигатьтән файдалану институты — Геология һәм нефть-газ технологияләре институты — Инженерлык институты Физика институты — А. М. Бутлеров ис. химия факультеты Н. И. Лобачевский ис. математика һәм механика институты — Юридик факультеты — Идарә итү, икътисад һәм финанслар институты — Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе — Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр югары мәктәбе — Бизнес югары мәктәбе — Л. Н. Толстой ис. филология һәм мәдәниятара багланышлар институты — Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе (2018 елга кадәр Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе) — Иҗитмагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институты — Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм Шәрекъне өйрәнү институты — Псхилогия һәм мәгариф институты