Логотип Магариф уку
Цитата:

11 декабрьдә изге Болгар җирендә Мәүлид бәйрәме үтәчәк

Мәгълүм булганча, һиҗри ай календаре буенча җиһанда 30 ноябрьдән мәртәбәле айларның берсе – Рабигүл әүвәл ае бара. Чөнки бу айның 11 нче киче аеруча изге санала. Бу төнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостаф...

Мәгълүм булганча, һиҗри ай календаре буенча җиһанда 30 ноябрьдән мәртәбәле айларның берсе – Рабигүл әүвәл ае бара. Чөнки бу айның 11 нче киче аеруча изге санала. Бу төнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Аллаһы Тәгалә аңа Коръән иңдергән, Җир йөзендә ислам динен җәелдерергә, бәндәләрне шул дингә өндәргә боерган. Һәм бу көн Мәүлид бәйрәме, Мәүлид кичәсе дип йөртелә. Быел ул милади ай календаре буенча 11 декабрь киченә туры килә.


 


Татарстанда инде дүртенче елны рәттән бу бәйрәм изге Болгар җирендә зурлап билгеләп үтелә. Быел да Татарстан Диния нәзарәте 11 декабрьдә Болгардагы Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәменә багышланган төп бәйрәм чарасын уздырачак. Анда республикабыз җитәкчеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән, Төркиядән килгән дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашыр дип көтелә. Алар арасында Тәлгат Таҗетдин, Минтимер Шәймиев, Камил Исхаков та булачак.


Тантана барышында республикабыз җитәкчеләре, төрле төбәк мөфтиләре Мәүлид бәйрәме белән котлыячак, дин әһелләре вәгазьләр сөйлиячәк. Шулай ук салаватлар, мөнәҗәтләр әйтү дә, Болгардагы Ислам академиясен төзеп, файдалануга тапшыру мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү дә күздә тотыла.


Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров сөйләде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ