Логотип Магариф уку
Цитата:

Быел 11 ай эчендә Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 1130 яңа очрагы ачыкланган

Татарстан Республикасында 21 мең ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Диспансерлык учетында 12 мең 745 кеше тора, шул исәптән 101 бала. Әлеге мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конфер...

Татарстан Республикасында 21 мең ВИЧ-инфекцияле кеше теркәлгән. Диспансерлык учетында 12 мең 745 кеше тора, шул исәптән 101 бала. Әлеге мәгълүматларны "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме күрсәтү идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде. Искәртеп үтик: бүген Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә.


 
Спикер дөньяда 38 млн нан артык кешенең ВИЧ-инфекция йөртүен билгеләп үтте. "Без бүген республикада яңа очраклар үсешендә тотрыклылык турында әйтә алабыз", - дип ул быел 11 ай эчендә ВИЧның 1130 яңа очрагы ачыклануын хәбәр итте. Республикада ВИЧ белән авыру, узган ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка кимрәк.

Ирина Малышева бүген Татарстанда ВИЧ таралышы 100 мең кешегә 329, 6 кеше нисбәтендә булуын билгеләп узды. Россия буенча уртача күрсәткечкә караганда, бу 1,7 тапкыр кимрәк.



Видео: пресс-конференция, посвященная проведению в РТ всемирного дня борьбы со СПИД и ВИЧ-инфекцией

Чыганак: "Татар-информ" МА материаллары буенча.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ