Логотип Магариф уку
Цитата:

70 ел Казанда, мөселманнар арасында яшәгән, әмма бер тапкыр да (!) ишетмәгән... 

Автобуста янәшәмә бер апа килеп утырды. Кулымдагы китапка ишарәләп “Хәрефләрен уңнан сулга таба укыйсызмы?” - диде. “Әйе” дип ым кактым. Ә ул сүзен дәвам итте: “Сез менә татарча киенмәгәнсез...”. Монд...

Автобуста янәшәмә бер апа килеп утырды. Кулымдагы китапка ишарәләп “Хәрефләрен уңнан сулга таба укыйсызмы?” - диде. “Әйе” дип ым кактым. Ә ул сүзен дәвам итте: “Сез менә татарча киенмәгәнсез...”.


Мондый “замечание”ләргә шулкадәр күнегелгән инде. Гадәттә, мин аны елмаеп кына уздырып җибәрергә тырышам. Бу юлы сүз юктан сүз булсын диеп кенә: “Татарча киенү ничек була соң ул?” - дип сорыйсы иттем. Шул сорауны гына көткәндәй 70 яшьләр тирәсендәге әлеге апа сөйләп тә китте. Гомер буе Казанда яшәгән икән. “Татарларның бал итекле күлмәкләрен бик яратам мин. Гомумән, татарларны яратам. Бик тырыш халык сез. Бәйрәм җитсә, мәчетләрегез тулып тора. Яшьләр, бигрәк тә, ир-атлар йөри. Атна саен да җыеласыз. Мин үзем христиан. Чиркәүгә йөрим. Яшьләр сирәк килә анда. Ир-атларны бик күреп булмый, һаман шул хатын-кыз. Олы яшьтәгеләр...”.


Тагын бер вакыйга сөйләде бу апа. Хастаханәдә ятканда палатасында бер мөслимә булган.



  • Намаз укый иде ул. Әмма палатада түгел, сизәм, каядыр барып килә. Шуннан соң мин аңа палатада укыгыз дидем. Бездән уңайсызланган булган икән. Палатада укый башлады. Ә ул укып киткәннән соң мин аның намаз укыган урынына барып басам. Ышанасызмы, шулкадәр рәхәт булып китә, хәлем җиңеләя... Бик каты авырган чагым иде...

  • Коръән укымадымы соң?

  • Оялдым “укы әле” дип сорарга...

  • Гомумән дә, Коръән укыганнарын ишеткәнегез бармы соң сезнең?

  • Юк. Бер тапкыр да ишеткәнем юк... Ә-ә мәчеттән килгән тавышны ишеткәнем бар ич берничә тапкыр... Коръән шулмы инде?

  • Азан булырга мөмкин ул...


Гаҗәп хәл, бу христиан динендәге кешегә хәтта Коръән укылган урын да шифа биргән. Ә тыңлап караса?! “Сез аны тыңлап та карагыз” дигән сүземә, бераз югалып калса да, кулына бер сайт сылтамасын язып биргәч, “Оныгым интернетны яхшы белә, табып бирер. Тыңлап карыйм әле”, - дип рәхмәтләр әйтеп автобустан төшеп калды.


Аллаһы Тәгалә сүзе булган Коръән кешенең җанына да, тәненә дә шифа бирә! Бу хакта Коръәннең үзендә әйтелгән. Христиан динендәге кешенең дә Коръәннән шифа табуы бик гаҗәпләндерде. Коръәннән дим, чөнки намаз укылган урын, шулай ук Коръән укылган урын инде ул. Тагын бер гаҗәпләндергән нәрсә: 70 ел Казанда, мөселманнар арасында яшәп тә, Коръәннән бер аять тә ишеткәне булмавы...


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ