Логотип Магариф уку
Цитата:

Айрат Сибагатуллин: «7 ел нәкъ бер мизгел кебек узды»

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре элеккеге министр Айрат Сибагатуллинга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү өчен җыелды, дип хәбә...

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллективы һәм ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре элеккеге министр Айрат Сибагатуллинга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткерү өчен җыелды, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.


Фото: mincult.tatarstan.ru Фото: mincult.tatarstan.ru

Искәртеп узабыз: 14 апрель көнне ТР Президенты Указы нигезендә,  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз теләге белән һәм пенсиягә чыгу сәбәпле, биләгән вазифасыннан азат ителде.


Хезмәттәшләре Айрат Сибагатуллинны көчле алкышлар белән каршы алды. Алар аңа уртак эш, мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, аңа нык сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар һәм ниятләренең тормышка ашуын теләде.


Айрат Сибагатуллин җавап сүзендә коллективның һәр хезмәткәренә, министрлык карамагындагы учреждение җитәкчеләренә 7 ел дәвамында башкарган уртак хезмәт өчен рәхмәт белдерде, изге теләкләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, җиде ел нәкъ бер мизгел кебек узган. “Кичә генә министр портфелен алдым да, бүген менә китәм кебек. Сезгә рәхмәттән кала башка сүзем юк”, - диде ул. Соңыннан Р.Киплингның үзе өчен тормыш шигаре саналган “Заповедь” шигырен укыды.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ