Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ак калфак» оешмасы милли үзаң тәрбияли

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын үткәрәчәк. Шу...

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә агымдагы елның 13-15 апрель көннәрендә Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенын үткәрәчәк. Шул уңайдан бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында матбугат конференциясе узды.


Чыганак: congresstatar.ru Чыганак: congresstatar.ru

Комитетның рәис урынбасары Данис Шакиров әйтүенчә, әлеге җыенга 15 Ерак һәм Якын чит илләрдән, шулай ук Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясенең 67 регионыннан делегатлар чакырылган. Җыен кунаклары 13 апрель көнне Арча, Биектау, Балтач, Яшел Үзән районнарында «Ак калфак» татар хатны-кызлары иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш-көнкүреше, шулай ук “Бишек туйлары”ның үткәрү тәртибе белән таныша алачак.



«Татар хатын-кызлары асылына, югалган юлыбызга кире кайта. Татар хатын-кызларының милли киемнәрне үз итүләре нәкъ менә безнең оешманың эшчәнлеге нәтиҗәләрен күрсәтә дә инде. Без моңа бик сөенәбез. V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына да катнашучыларның, журналистларның, хәбәрчеләрнең һәрберсенең калфак киеп килүен сорыйбыз», - дип белдерде «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова.



Форумның икенче көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында пленар утырыш узачак. Монда кунаклар  калфаклар һәм кулъяулыклар күргәзмәләре белән таныша алачак. Ә Казан Ратушасының Колонналар залында  дизайнейларның милли киемнәр коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Аны сатып алу мөмкинлеге дә була.


Форум Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күренекле татар язучысы, драматург Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклен карау белән төгәлләнәчәк.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ