Логотип Магариф уку
Цитата:

Академик Индус Таһиров мәтәлчек ата

Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республика...

индус


Күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Индус Ризак улы Таһиров гаиләсендә булырга туры килде. Журнал укучыларыбызны татар халкының милли-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән элемтә урнаштырган, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе булган галимнең гаиләсе белән таныштырырга ниятләдек.


Язмыш дисбеләрен санаганда...


Бусагадан атлап керүгә үк галимнәр һәм язучылар йортында гына була торган ниндидер серлелек аһәңен тоемлыйсың. Индус ага белән Люция ханым ачык йөзле, киң күңеллеләр, алар белән сөйләшү дә, бик якын туганың белән аралашкандай, үзеннән-үзе бик җанлы килеп чыкты. Әкренләп язмыш дисбеләрен санап киттек. Индус ага тумышы белән Шөгер районыннан. Әтисе Ризак 41нче елны сугышка китә, рота командиры була, һәм 1944 елда аның үлеме турында хәбәр килә.



«Әтинең кайда җирләнгәне якынча билгеле иде, – дип сөйли башлады Индус ага. –  Мин барып төгәл урынын ачыклап бетердем, әнине исән чагында әти җирләнгән туганнар каберлегенә алып бардык. Әни намазлар укыды, дога кылды, очрашкандай булды, шуннан туфрак алып кайтып, өйдә гөл утыртты. Бу гөл әни исән чакта һәрчак шау чәчәктә утырды. Әниебез Әминә минем дә, абыем Дамирның да (хәзерге вакытта мәрхүм), энем Энгельнең дә иң беренче остазы булды. Укырга да, язарга да, милләтне, туган якны яратырга да нәкъ менә ул өйрәтте», – ди галим.


DSC_0392


Фотолар гаиләнең шәхси архивыннан


«Аларда туганлык хисе көчле, – дип сүзгә кушылды галимнең хатыны. – Ешрак күрешергә мөмкинлек булсын өчен, Энгель гаиләсе белән  бездән ерак түгел генә җирдә фатир алды. Өч көн теге яки бу сәбәп белән күрешмичә торсалар, борчыла башлый».



Индус абый белән Люция ханым ике ул үстерә. Илдар – төптән уйлый торган, пөхтә, Айрат шук егет булып үсә, икесе дә әтиләре кебек китап укырга ярата. Аяныч, бүгенге көндә төпчек уллары бакыйлыкка күчкән...


DSC_0382


Зур уллары Илдар тарих факультетында укып, кандидатлык диссертациясен яклый, әмма әтисе эзеннән фәнгә китми, эшмәкәрлекне сайлый.



«Бүген бит фән кешесенә көн күрергә бик авыр, хәтта эш таба алмаучы кандидатлар да бар. Элек бит вәзгыять гомумән башка иде, кандидатлык диссертациясен яклаучыларны ике куллап көтеп торалар, бер генә кеше дә эшсез калмый иде. Бөтен тормышымны фәнгә багышлаучы буларак, мондый хәлгә минем, әлбәттә, күңелем сыкрый», – дип җиткерде галим.



Илдар әфәнденең 16 яшьлек улы Каюм да чын татар җанлы бала,биш вакыт намаз укый, ураза тота.



«Безнең гаиләдә дингә иң беренче улыбыз һәм оныгыбыз килде, әкренләп мин дә тартылдым, хәзер инде Индус белән бергәләп ураза тотабыз», – дип сөйли Люция ханым.



Галимнең хатыны заманында башта мәктәптә химия фәне укыткан, аннан квалификация күтәрү институтында химия кафедрасы мөдире була, Татарстанның атказанган укытучысы.Соңыннан зәгыйфь балаларны укытырга алына. Алар белән хәзер дә элемтәдә тора, өйләренә барып йөри, үз балалары кебек якын күрә һәм һәрчак ярдәмгә килә.


Индус ага белән Люция ханымның танышу тарихы белән дә кызыксынабыз.



«Без бит кодачалар, балачактан ук бер-беребезне беләбез, әтиләребез дә дус иде», – ди галим.


«Индус аспирантурада укыганда, миңа хатлар яза иде, ул хатлар һаман да саклана, аларны беркемгә күрсәткәнем юк. Үземнең дә аңа күзем төшеп йөрде, ул да мине балачактан ук ошатып йөргән. Мин йә тормышны үзе алып бара торган олы яшьтәге кешегә, йә бик акыллы кешегә кияүгә чыксам иде дип яшьтән үк хыялландым. Менә теләкләрем кабул булды», – ди галим хатыны.



Галим «Зәңгәр күз»не сузып җибәрә


Тарихчы, үз халкының чын ватанпәрвәре, Татарстанның яңа дәүләтчелегенә нигез ташларын салучыларның берсе Индус Таһировның татар халык җырларына мөкиббән булып, үзенең дә җырларга һәвәс икәнен күпләр әле белми торгандыр. Ул гаҗәеп шигъри җанлы кеше, бу сәләт аңа әтисеннән күчкән. Хатыны Люция ханыма багышлап, әле дә «Зәңгәр күз»не сузып җибәрә. Бер-берсен күз карашыннан ук аңлый торган Таһировлар ир белән хатын арасында булган мәхәббәтне, ихтирамны, тугрылыкны еллар аша түкми-чәчми саклаганнар. Аларның гаилә коруына – 54 ел! Гомер буе бер-берсен борчулардан саклап яшәгәннәр. Люция ханым, татар хатыннарына хас булганча, иренә, гаиләсенә хезмәт итүне алга куйган.



«Без бервакытта да кычкырышып талашып йөрмәдек, – дип сүзен дәвам итте Люция ханым. – Индусның кәефе юклыгын тавышыннан ук сизәм, ул вакытта аңа игътибарым тагын да арта. Яшьләр хәзер өйләнешкәнче үк матди хәл белән кызыксына, ни кызганыч, шул сәбәпле рухи байлык онытылып бара. Андыйлар, әлбәттә, ныклы гаилә кора алмый».


«Бергә тора башлаганда бернәрсәбез юк иде, авыр шартларда көн күрергә туры килде, стеналарына пычкы чүбе тутырылган өйдә дә яшәдек. Индуска, диссертация яклагач, обкомда эш тәкъдим иттеләр, урнашсаң, фатирлы да буласың дип кызыктырдылар. Малга, байлыкка алданмыйча, гомер буе фәнгә тугры булып кала белдек. Үзең тапкан мал түгел, әти тапкан жәл түгел дигәндәй, хәзерге яшьләрнең, әзергә-бәзер тормыш башлап та,гаиләләрен саклап кала алмаганнарына шаккатабыз. Күктән төшкән байлык кадерсез була шул», – ди Люция ханым.



Таһировлар гаиләсендә алай түгел. Мондаһәрнәрсә зур тырышлык, тир түгеп табылган. Табигатьнең дә ямен беләләр, шунлыктан күп вакытларын урманда, дачада, авылда үткәрәләр. Индус Таһировның беренче чыккан китап гонорарына, Займище бистәсендә тактадан гына булса да йорт торгызып, мәктәптә соңгы кыңгырау чыңлаган көннән август ахырына кадәр җәй көннәрен шушында балалары белән бергә табигать кочагында үткәргәннәр. Ике улы көн саен Иделдә су кергән, көймәдә балык тоткан, хәтта беләкләре эшләсен дип, көймәгә мотор да куймаганнар.



«Хәзер балаларны, артык күп игътибар биреп, иркәләп бетерәләр, – ди Люция ханым. – Бала тәрбияләгәндә, хезмәткә хөрмәт хисе тәрбияләү зарур.Индус балаларга һәрчак тормышта теләсә кайсы хезмәтне башкарырга әзер булырга кирәк, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр белү дә аз дип әйтә килде. Мин үзем дә бер эшкә тотынсам, ахырынача җиткерәм. Физик эштән бервакытта да чирканмадык. Биектау районы Сасмак авылында 17 сутый бакчабызны Индус үзе казый, эшкәртә, җиләк-җимешләр, яшелчәләр үстерүдә дә ярдәм итә».



81 яшен тутырган Индус аганың ихтыяр көченә дә шаккатырлык: көн саен иртә-кич ике чиләк сап-салкын су белән коена, велосипедта йөри, балык тота, иртән сәгать ярым физик күнегүләр ясый, хәтта мәтәлчек тә ата икән. «Беркайчан салкын тиеп авырганы юк аның»,– ди хатыны Люция ханым.


Балаларны татарча сөйләшергә кыстамадык



«Балаларга артык таләпчән булу кирәк түгел дип саныйм, – ди гаилә башлыгы. – Катылык күрсәтмәдем, улларым безнең үрнәктә үсте. Хәзер улыбыз да шушы рәвешле баласын тәрбияли. Илдар, әнисе кебек, бик пөхтә, бар эшен алдан планлаштырырга ярата, бер эшкә алынса, ахырына кадәр төгәл итеп башкарып чыгара. Бу сыйфатлар барысы да әнисеннән күчкән. Минем өстәлдә, киресенчә, тәртипсезлек, берәр әйбер эзләсәм таба да алмыйм кайвакыт». «Улыбызның бер сыйфаты бар: аннан кирәк дип берәр әйбер сорасаң, шундук табып алып кайта, хәтта кайчакта артык мәшәкатьләргә дә куркам», – ди әни кеше.



«Безнең гаиләдә татар теле – беренче урында, балаларны син татарча гына сөйләш дип кыстыйсы да булмады, ул канун кебек. Хәзер дә улым Илдар, оныгым Каюм чатнатып татарча сөйләшә, – ди галим. – Әле күптән түгел генә Казанның 2нче гимназиясендә булдым. Балалар укытуны шушы гимназиядәге кебек алып барабыз икән, милләткә бернинди куркыныч янамаячак. Шушындый ук үрнәк мәктәп Самарада, Саратовта бар. Аларның һәрберсенә беренче сыйныфка конкурс белән алалар, башка милләт вәкилләре дә үз балаларын шунда укытырга риза, чөнки белем бирү дәрәҗәсе югары. Кызганыч ки, авыл мәктәпләре андый түгел, авыллар да бетеп бара, яшьләр шәһәргә омтыла, татарлыкның асылы авылда гына саклана ала югыйсә. Шәһәрдә яшәгән татарлар телләрен оныта бара, үзләре булмаса, балалары, балалары булмаса, оныклары урыс теленә өстенлек бирә. Күреп торабыз бит: әбиләре оныклары белән вата-җимерә урысча сөйләшә, шәһәр тормышында татар телен бары тик дәүләт теле булганда гына саклап калып була. Дәүләт теле – ул дәүләтнең халык белән сөйләшә торган теле. Әлегә дәүләт үз халкы белән урысча аралаша, министрларның күбесе, милләте татар булса да, ана телен белми; бик кызганыч, әлбәттә... »


DSC_0398


Эзлекле һәм нигезле эш алып баручы галим татар әдәбиятын кайта-кайта укырга ярата, бигрәк тә Тукайны, Дәрдемәндне, Әпсәләмовны. Такташ шигырьләрен яттан сөйли. Оныгы Каюм да әдәбиятка мәхәббәт белән яши.



«Хәзерге буынның интернет белән артык мавыгуын өнәмим. Интернет акылны саегайта, күп нәрсәне уйлап торасы юк, төймәгә басасың да үзе мәгълүматны чыгарып бирә. Тапкырлау таблицасын белмәүче яшьләр дә шактый хәзер.Укырга кергән студентларның асылда урта белеме юк, документы бар барын, чөнки укыту дәрәҗәсе түбән. Фәндә дә шундый ук хәл», – дип күңел борчулары белән уртаклаша галим.



Мин урыска каршы түгел


«Татар егетләре тоталар да марҗага өйләнә, кызлар урыска чыга, алардан кем туасы билгеле. Мин һич тә урыска каршы түгел, бергә-бергә яшик, бер-беребезнең мәдәниятен хөрмәт итик. Ләкин шунысын да әйтми булмый: милләтебезнең юкка чыгуында катнаш никахларның роле бик зур». Галим фикеренчә, татар кешесенең гаиләдә урысча сөйләшүе дә ассимиляция билгесе. «Бүген урысча сөйләшәсең, иртәгә урыска кияүгә чыгасың йә марҗага өйләнәсең, ә аннан тәре дә тагарга озак калмый. Үзең булмаса, балаларыңа шул өлеш тиячәк. Чөнки православие – урысларның милли дине. Чын урыс буласың килсә, син чукынырга тиеш. Бигрәк тә бүгенге шартларда. Татар милләте тарих сәхнәсеннән югала икән, бу бит гомумкешелек өчен дә фаҗига булачак», – дип фикерен дәвам итә ул.


Бу вәзгыять белән уллары да таныш, аның да фикере әтисенеке кебек. Илдар әфәнде дә, бүгенге заманга хас булганча, бала тәрбияләүгә зур өлеш кертә, күп вакытын гаиләсе белән үткәрә, бигрәк тә ял көннәрен тулысы белән улына багышларга тырыша. Икесе дә инглиз телендә иркен аралаша, бик күп илләр күреп кайтканнар, Бөекбритания һәм Шотландиянең мәгариф системасы белән танышканнар. Әлбәттә, әти-әни йортына да сукмакны суытмыйлар.



«Индус та, балалар да ни пешерсәм, шуны рәхмәт әйтеп ашый, рационыбызда үзебез үстергән яшелчәләр күпчелекне тәшкил итә. Шулай да камыр, ит ризыкларын да бөтенләй онытып бетермибез, бәлеш пешереп, гаиләбез белән түгәрәк табын корып утыруны яратабыз», – ди Люция ханым.



Индус абый үтә дә зыялылыгы, тыйнаклыгы белән таң калдыра, ә Люция ханым гүя аның фәрештәсе – һәрвакыт галим янында, ярдәм итеп, иренә карата чиксез кадер-хөрмәт күрсәтеп яши.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ