АКШның беренче ханымы булган Меланья Трампның бөерләренә ясалган операция уңышлы узган

Бу хакта Ак йорт хуҗасы Дональд Трамп Twitter социаль челтәрендәге үз битендә: «Кәефе әйбәт», – дигән хәбәр урнаштырган. РИА Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Трамп хатынының хәлен белү өчен Уолтер Рид исемендәге Милли хәрби-медицина үзәгенә вертолетта килгән. Элегрәк Ак йорт матбугат хезмәте Меланьяның бөерендәге зарарсыз шешне дәвалау өчен эмболизация процедурасын узганлыгы турында хәбәр җиткергән иде. Эмболизация вакытында, шешнең үсүен туктату өчен, аны туендырып тора торган кан тамырлары кысыла.  

 

Добавить комментарий