Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Бөек Җиңү җырлары яңгыраячак

9 майда Аксенов исемендәге скверда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан татаркино зур бәйрәм чарасы уздырачак.

 «Татаркино» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет учреждениесе оештырган «Бөек Җиңү җырлары» программасы 19:30 сәгатьтә башлана һәм ачык һавада узачак. Сәхнәдә Казан шәһәренең иҗади берләшмәләре чыгыш ясаячак: Бөек Ватан сугышы чоры җырлары мотивлары буенча вокаль-инструменталь композицияләрне Наталья Железных җитәкчелегендәге «ДжазЭль» джаз коллективы, «Хәтерне кайтарыгыз!» бию номеры күрсәтәчәк. «Арлекино» балалар хореография төркеме, «Баллада о матери» һәм «Бьется в тесной печурке огонь» җырларын танылган эстрада артисты Регина Кашапова башкарачак.

Шулай ук Җиңү көне кысаларында мәдәният учреждениесе кунаклар өчен тематик викторина әзерләгән. Иң актив катнашучылар «Татаркино»дан истәлекле бүләкләр алачак, ди проект авторлары. 

Программаны режиссер Дарья Биневскаяның «Африка» хәрби мелодрамасы тәмамлый.. Фильм 2021 елда «Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты» Федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе ярдәме белән төшерелгән.

Чарага керү ирекле.

6+

#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ