Логотип Магариф уку
Цитата:

Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар: "Иң мөһиме – бер-береңә тугры булу"

«Күркәм гаилә» бәйгесен журнал битләрендә игълан иткәндә, укучыларыбызга бер вәгъдә биргән идек. Җиңүче гаилә турында, һичшиксез, зурлап язачакбыз! Җиңүчеләр – Кайбычтан Хәмидуллиннар белән якыннан та...

«Күркәм гаилә» бәйгесен журнал битләрендә игълан иткәндә, укучыларыбызга бер вәгъдә биргән идек. Җиңүче гаилә турында, һичшиксез, зурлап язачакбыз! Җиңүчеләр – Кайбычтан Хәмидуллиннар белән якыннан танышкач, шуны аңладык: бу гаилә өчен тавыш биреп ялгышмаганбыз, алар һәрьяклап үрнәк.


хам1«Иремнән башка кибеткә йөрмим»
Хәмидуллиннар – укытучылар гаиләсе. Гаилә башлыгы Илмас Кайбыч районы Кошман мәктәбендә директор, белеме буенча математика укытучысы. Алсу ханым – татар теле белгече, Кайбыч мәктәбендә укыта. Әкияттәгечә, өч кыз үстерәләр: Айсылуга – 14, Зөһрәгә – 10, төпчекләре Зөләйха 5 яшен тутырган. «Гаиләбез белән сәхнәдән төшмибез, инде катнашмаган бәйгебез калмады, – дип үзләре белән таныштыра Илмас Хәмидуллин. – Өйдә дә кичләрен берәү җырлый, берәү бии дигәндәй… Бигрәк тә уртанчы кызыбыз Зөһрә ул якка сәләтле, дүрт яшеннән сәхнәдән төшми. Олысы Айсылу бик җаваплы, тыйнак. Эштә бераз тоткарланырга туры килсә: «Әһә, Айсылу өйдә, димәк, анда тәртип», – диешәбез тыныч күңел белән. Кечкенәсе Зөләйха исә апаларына охшарга тырыша, алардан күреп үсә… Кайсы баланың нәрсәгә сәләтле икәне өйдә дә күренә, ата-ананың бурычы – шуны үстереп җибәрә белү».


хам4Бу гаиләнең төп бәхет сере – иманлы булуда. Хәмидуллиннар барысы бергә намазга баса, кечкенә Зөләйхалары да догалар белә. «Дингә килүебезгә биш еллап, – ди Алсу Хәмидуллина. – Әти-әнидән сеңгән тәрбия дә түгел, үзебез күңел белән тартылдык. Хәзер кызларыма да ябык киемнәр генә алырга тырышам, үзләре дә шундыйга тартыла. Ә киемне бары тик Илмас белән бергә сайлыйбыз. Кибеттә аннан башка, аерым гына йөргәнем юк. Ул – беренче бәяләүчем. Хатын-кыз, беренче чиратта, ире өчен киенергә, аның алдында матур булырга тиеш бит. Ул хуплап алган күлмәкне, гадәттә, үзем дә яратып киям. Аннары, әтиебез беркайчан да безне киендерүгә акча жәлләми. Кибеттә: «Барысын да алыгыз!» – дисә, «Акчаң бармы соң синең?» – дип елмаеп куям. Балалар, киресенчә, артыгын сорамый, алыйк дигәндә дә, безне туктатып куярга мөмкиннәр».


«Безнең кызлар бизәнми»
Матурлык темасын дәвам итәбез. «Хатын-кызны яхшы кием матурлый, чибәр булу өчен бизәнергә дә кирәкми, – ди гаилә башлыгы...


Дәвамы.


Лилия Заһидуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ