Логотип Магариф уку
Цитата:

Алтын медальгә нинди укучы лаек?

2018-2019 уку елыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк. Үзгәрешләр проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән инде. Бу хакта министрл...

2018-2019 уку елыннан чыгарылыш сыйныф укучыларына кызыл аттестат һәм алтын медаль тапшыру шартлары үзгәрәчәк. Үзгәрешләр проекты Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан эшләнгән инде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.


Алтын медальгә кемнәр ия була алыр соң? Барысы да БДИ нәтиҗәләреннән торачак. Моның өчен бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләренең «бишле» булуы һәм рус теле белән математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмавы мәҗбүри.


Әлеге үзгәрешләрне кертүгә алтын медальне соңгы елларда бик күпләп бирә башлау сәбәпче булды. Шунысы игътибарга лаек: барлык медаль ияләре дә БДИ нәтиҗәләре белән мактана алмый. Шул сәбәпле, андый укучылар медальне гаделсез рәвештә алуда гаепләнеп, конфликтлар килеп чыгу очраклары да ишетелде.


РФ Мәгариф министры Ольга Васильева да әлеге хәлгә үз фикерен белдереп: «Соңгы ун елда «алтын медаль» төшенчәсенең дәрәҗәсе төште. Әлеге матур күренешне тормышыбызга яңадан кайтару – безнең бурычыбыз», – дигән иде. Бу эшнең нигезе салынды, нәтиҗәләр нинди булыр?


 Разия Латыйпова, рус һәм татар телләре укытучысы, Казан

Әлеге үзгәрешне мин дөрес дип уйлыйм. Чөнки хәзер укымаганнарга да медаль бирә башладылар. Мәктәптә укытучылар тарта-суза, ә БДИны көчкә «3ле»гә бирүчеләр күп. Хәзер бит медалистлар саны күпкә артты. Әле мин сайлап алына торган фәннәр буенча да билгене раслау таләбен кертер идем.


Алена Шишканова, башлангыч сыйныфлар укытучысы, Яр Чаллы
Минемчә, мондый система укучыларны тагы да яхшырак укырга һич кенә дә үсендерми, ә, киресенчә, аларның психикасына тискәре йогынты ясый. Чөнки бу укучыларны, бигрәк тә «отличник»ларны, билгеләре турында тагы да ныграк борчылырга мәҗбүр итә.
Раушания Шакирова, татар һәм инглиз телләре укытучысы, Казан
Әгәр укучы чын медалист икән, ул теләсә кайсы очракта да БДИда 70 һәм аннан да күбрәк балл җыярга тиеш дип уйлыйм мин. Кайбер медалистларның БДИда түбән балл җыюлары аңлашылмый. Алар я бик каты дулкынлана, я укытучылары билгеләрен югары куя.
Айгөл Гарифуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Казан
Укытучы буларак, бу үзгәрешкә мин үземне каршы дип тә, каршы түгел дип тә әйтә алмыйм. 70 балл – артык югары күрсәткеч түгел. Шуңа күрә дә 11 ел буе «бишле»гә укыган балага имтиханнарын әлеге баллга тапшыру кыенлык тудырмас дип уйлыйм. Иң мөһиме – ата-аналарның балаларга терәк булуы, рухи яктан ярдәм итүләре сорала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мина кажется, алтын медаль алу очен, ин югары белемле булырга кирэк! Барлык мероприятиялэрдэ катнашып, узен урнэк итеп куя белгэн укучы булырга тиеш!! Автор: Лилия

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ