“Арпа күмәче”, яки сәләтле балага ни җитми?

Соңгы елларда республикада сәләтле балалар белән эшләүче гимназия-лицейлар, махсус мәктәпләр челтәре булдырылды. Талантлы балаларны күләгәдә калдырмау яхшы, әмма аларны бер урынга туплап укыту гади мәктәпләр һәм башка балаларга ничек тәэсир итә? Мондый уку йортлары булдыру ни дәрәҗәдә отышлы?

Чемпион әзерләү өчен еллар кирәк

Республикада талантлы балалар һәм яшьләрне барлау, аларны үстерү дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләреннән берсе булып тора. “Киләчәк” стратегиясе, “Алгарыш” һәм башка программалар, балаларның интеллектуаль иҗат куәтен үстерү һәм тормышка ашыру концепциясе андыйларга төрле яклап ярдәм итүне күздә тота. Быел әлеге өлкәгә моңа кадәр күрелмәгән күләмдә — 35 миллион сум акча каралган. 2013 ел белән чагыштырганда, өч тапкыр күбрәк дигән сүз. Бу акчалар олимпида җиңүчеләре, аларның остазларына ярдәм итү, укучыларны илкүләм һәм халыкара бәйгеләргә алып бару һәм башка чараларга тотылачак.

Соңгы елларда сәләтле балалар өчен махсус уку йортларының саны арта бара. Интернат тибындагы белем йортлары гына да уналтыга җитте. Шуларның 9ында укыту-тәрбия эше татар, рус, инглиз телләрендә оештырыла. 112 сыйныф, ягъни 2218 укучы дигән сүз бу. Әлеге уку йортлары республикада икътисадый зоналардан чыгып булдырылган. Әйтик, Казан зонасы Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарын, Казан шәһәрен үз эченә ала. Монда Казан илкүләм тикшеренүләр технология университеты каршында Яшел Үзән интернат-лицей, Казандагы 2, 4, 7 нче һәм КФУ каршында лицейлар оештырылган. Моннан тыш, КМТТУ-КАИ каршында инженерлар әзерләүче лицей-интернат ачу, шулай ук татар гимназиясе булдыру планлаштырыла. Кама алды зонасында Арча педагогика көллияте каршында интернат-класслар туплау эше бара, Сабада аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче мәктәп-интернат булдырылды. Әмма министрлыкка Кама аръягында мондый төр уку йортларын ачарга тәкъдим булмаган. Монда сүз Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, Чистай районнары турында бара. Әгәр тәкъдим булса, ул өйрәнеләчәк, диләр. Әмма шуны истә тотарга кирәк: сәләтлеләр өчен белем йортлары ачканда укучыларның имтихан нәтиҗәләре исәпкә алына.

Казандагы Республика экология-биология үзәге базасында укучыларны олимпидаларга әзерләү үзәген булдыру эше төгәлләнеп килә. Җитәкчелек тарафыннан Татарстан укучылары барлык илкүләм олимпиадаларда җиңәргә тиеш, дигән бурыч куелган. Дөрес, республика укучылары олимпиада нәтиҗәләре буенча ил күләмендә болай да лидерлар рәтендә санала. Яңа үзәк бөтенроссия олимпидаларына һәм башка ярышларга җыелма командаларны әзерләргә, сәләтле укучыларны үстерүгә шартлар тудырырга (районнар белән турыдан-туры элемтә сакланачак), районнарда олимпиадаларга әзерләү үзәкләрен үстерүгә ярдәм итәчәк. Быел профильле сменалар, уку-күнегүләр җыеннары, дистанцион укытулар, турнирлар үткәрү каралган. Әйтик, укытучы укучыны олимпиадага билгеле дәрәҗәдә әзерләп җиткерде, ди, әмма аңа педагог башка булыша алмый. Бу очракта нәкъ менә әлеге үзәк мөгаллимнәре ярдәмгә киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк: күпләрне борчыган экология-биология юнәлеше югалмаячак, сакланып калачак. Экология буенча бөтенроссия олимпиадасында республикадан 15 укучы катнашкан булса, шуның 8е –җиңүче, 6сы – призер. Бу – бик яхшы нәтиҗә. Узган ел белән чагыштырганда, бу фәннән җиңүчеләребез 2 тапкыр күбрәк.

Идел буе физик культура, спорт, туризм академиясе галиме Илдар Латыйпов белдергәнчә, Россиядә, Көнбатыш илләреннән аермалы буларак, сәләтле балалар белән эшләү бары бәйге, олимпиадаларга әзерләүгә кайтып кала. Башка ысул юк. Нигездә аларның үсеше белән гимназия, лицей, интернатлар шөгыльләнә. Белгечләр фикеренчә, болай эшләү бары тик 10-30 процент кына нәтиҗә бирә.

– Укучының олимпиадада катнашуы – эпизодик бәйге ул. Спортчы көн саен ике тапкыр шөгыльләнә. Олимпия чемпионнары әзерләү өчен еллар кирәк. Башка фәннәрдән дә шулай шөгыльләнгәндә, нәтиҗәләр бөтенләй башкача булыр иде. Шуңа күрә олимпиадаларга әзерләнү системалы булырга тиеш, – ди Илдар әфәнде. – Безгә армиягә барырга теләмәгән яки бүтән вузга укырга керә алмаган укучылар да килгәли. Әмма андыйлар кирәкми. Аларның яхшы спортчы булуыннан тыш, үз эшләрен дәвам итүе мөһим. Хәзер районнарда спорткомплекслар, боз сарайлары, бассейннар төзелә. Районнарга баргач, анда тренерлар җитмәвен, булганнарының квалификациясе түбән булуын күрәбез. Андый остазлардан беркайчан да яхшы спортчы чыкмаячак. Сәләтле шәкертне көчле укытучы гына тәрбияли ала.

Казан илкүләм тикшеренүләр технология университетының өзлексез белем бирү институты проректоры урынбасары Александр Князев: “Балаларның барысы да – йолдызчыклар, сәләтле баланы күрергә, аның талантын ачарга, үстерергә кирәк”, – ди. Бу уңайдан университет мәктәп командаларын олимпиадалар, бәйгеләргә әзерләргә ярдәм итә ала. Теләсә кайсы мәктәп шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итә ала. “Абстракт химияне истә калдыру авыр. Укучылар үзләре тәҗрибә үткәргәндә генә кызыксынулары артачак. Химия, экология, физика буенча балалар проектлар эшли. Бәйгеләрдә алар үзләрен кечкенә галим итеп хис итә”, – ди Александр Валентинович.

Ике фикер

Сәләтлсез кеше юк, сәләтне күрергә һәм тәрбияли белергә генә кирәк, дигән фикер яши. Мәшһүр галим, физик Петр Капица сәнгать өлкәсендә талантлы балаларны махсус мәктәпләрдә укытуга уңай караган. Артистлык, җырчы, рәссам сыйфатлары кечкенәдән ачыла. Әмма галим математика, физика, химия юнәлешләрендә махсус мәктәпләрдә укытуны хупламаган. Талантлы баланың мәктәптән китүе сыйныфташларының иҗади куәтенә зыян сала, дип санаган ул. Чөнки сыйныфташларына ярдәм иткәндә сәләтле укучы үзе дә укый, өйрәнә. Махсус мәктәпләрдә барысы да “акыллы баш”лар булганда, бер-береңне өйрәтү, ярдәмләшү теләге тумаска, сайлап алып укыту тәкәбберләнүгә китерергә мөмкин, дигән ул.

– Инкубаторларда тәрбияләнеп, иҗади хезмәтен иннополисларда башкарган галим затларның ничә проценты җәмгыять ихтыяҗларын тоеп яши торган шәхесләр дәрәҗәсенә җитәчәген әйтүе кыен. “Киң офыклы” галим затларны үстерү өчен күп төрле факультетларны эченә сыйдырган университетлардан да кулайрак уку йортлары булмастыр, – ди галим Ким Шакиров. – Барысы да бер юнәлештә эшли торган шәхесләрне генә туплаган иннополислар, аеруча талантлы укучыларны гына бер түбә астына җыйган уку йортлары гайре табигый, ясалма системаларга алып барырга мөмкин. Каникулларда балалар “Сәләт” һәм “Байтик” лагерьларында яхшы гына тәҗрибә туплый. Үз мәктәпләренә кайткач, андый укучылар иптәшләре арасында талантларны ачыклау һәм күбәйтү процессында “кристаллашу үзәкләре” була алмыймыни? Бу юлны сайлаганда, җәмгыятьнең үсеше җиңелрәк һәм тизрәк барачак. Даһиларны үсмер чакларында ук бер генә юнәлештә үстерү һәм тәрбияләү талантларның үзләре өчен хәвефле юнәлеш булачак. Кайбер үсмерләрнең потенциалында талант тамырлары күп тармаклы була. Үземә яхшы таныш кәсептәшләрем һәм хәтта дусларым арасында да берьюлы берничә таланты ачыкланган шәхесләр шактый. Хәзерге тиз үзгәрүчән динамик тормыш шартларында андыйлар беркайчан да югалып калмыйлар, кәсепләрен дә җиңел алыштыралар, яңа эшләрен дә оста оештыралар.

Казанның 15 нче гимназия директоры урынбасары, рус теле укытучысы Фирдинә Садыйкованың сәләтле балалар өчен мәктәпләр челтәре булдыруга карата фикере ике яклы. “Беренчедән, моңа уңай карасам, икенчедән талантлы укучыларның VIII сыйныфтан соң башка уку йортларына китүен хупламыйм. Сәләтле укучыны барлап, үстердең дигәндә генә алар китеп бара. Бу гомуми белем бирү учреждениесенең рейтингын да, нәтиҗәләрен дә киметә. Безнең укучылар, гадәттә, математика-физика юнәлешендәге лицей, татар гимназияләренә китә. Махсус уку йортларында алар белемне үзләре табарга өйрәнә. Билгеле, анда аларга мөмкинлекләр дә зуррак. Алар бездә беренче, икенче булса, анда бишенче, алтынчы булырга мөмкин. Көчлеләр арасында ярышып уку мөмкинлеге бар”, – ди Фирдинә Сафиулловна. Урынбасар 20 ел буе эшләү дәверендә йолдыз чире белән интегүче балаларны белми: “Безнең мохит кечкенә, шуңа күрә нинди дә булса үзгәреш сизсәк, тукта әле, энем, сеңлем, болай ярамас, дип әйтеп, дөрес юнәлешкә кертеп җибәрәбез”.

Себердән кайтып, мәктәптә начар укыган балаларга белемнәрен ныгытырга ярдәм иткән, күпләргә “Мөстәкыймовлар олимпиадасы” аша билгеле булган математик Ринат Мөстәкыймов махсус мәктәпләр булдыруны бик тә кирәкле эш дип саный. “Гадәттә, сыйныфта 25 укучы арасында башкалардан аерылып торган берничә сәләтле укучы була. Аларга үсәргә кирәк. Ә теләсә кайсы укытучы дәрестә нигездә уртача белемле укучылар өчен программа белән эшли. Әгәр көчле балаларга махсус мәктәпләр ачсак, үсеш өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак, – ди Ринат Дәүләтович.

Мотивациясе булган баланы табу мөһим

– Әгәр монда килмәсәм, күп нәрсәне югалткан булыр идем. Монда белем бирү башка мәктәпләрдән аерыла. Лицейдагы егетләр төрле бәйгеләрдә катнаша. Монда бөтен укучы да инглиз телен яхшы белә, башка телләрдә яхшы аралаша. Мин, бишенче тел буларак, алман телен өйрәнә башладым. Тәрбия мәсьәләсенә дә монда зур игътибар бирелә. Укытучыларның күбесе – ир укытучылар, без алар белән иптәшләрчә мөнәсәбәттә. Киләчәктә Мәскәүнең югары икътисад мәктәбенә масса-медиа юнәлешенә укырга керергә телим. Әгәр монда килмәсәм, Мәскәү турында уйламас та идем, – ди Әгерҗедән Казанның 2 нче лицей-интернатына килгән Ринат Субаев.

Чыннан да, 2 лицей-интернат республиканың гына түгел, илнең иң яхшы уку йортларыннан санала. Узган ел олимпида нәтиҗәләре буенча әлеге уку йорты республикада беренче урынга чыкты. Монда элек VII сыйныфтан соң кайбер фәннәр инглиз телләрендә укытылса, хәзер дә химия, биология, математикадан рус-инглиз телләрендә белем бирелә. «Россия Федерациясендә мәгариф турында” яңа законы да фәннәрне чит телләрдә укытырга рөхсәт итә. Лицейда күпчелек егетләр Казаннан булса, авылдан, шулай ук Екатеринбург, Киров өлкәсе, Башкортстан, Чувашстан, Мари Иленнән һәм башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Бу очракта читтән килүче балаларга ял көннәрендә уку йорты нормативлары буенча яшәү, туклану каралмаган. Лицей җитәкчелеге, Идел буе өчен дә хезмәт итүче үзәк булгач, финанс мәсьәләсен хәл итәргә кирәк дип саный. Шулай ук ул сәләтле балаларны туплаган учреждениеләр өчен республикада грантлар булдыру зарурлыгын әйтә. Алар бу юнәлештәге федераль грантларда катнаша алмыйлар. Россия күләмендә сәләтле балаларны барлау программасы эшли. Әмма анда грантлар чикле: ул ниндидер вуз каршындагы махсус мәктәпләр өчен генә.

Сәләтле балалар белән эшләүнең үз нечкәлекләре, үз кыенлыклары бар. Вундеркиндлар тормышка әзер булмаска, һөнәр сайлаганда югалып калырга мөмкин. 2 нче лицей-интернат директоры Илдар Мөхәммәтов әйтүенчә, балалалар мотивлы яки мотивсыз булырга мөмкин. Мәсәлән, кайбер бала математикадан мотивлашкан, ә калган фәннәргә битараф. Шул ук вакытта кайбер укучы сәләтле дә, мотивлы да була. Сәләте азрак, ләкин мотивациясе көчле булганнар да бар. “Лицейда 260 бала булса, аларның бөтенесе дә сәләтле дигән сүз түгел. Галимнәр сәләтле балалар бары тик 2-15 процент тәшкил иткәнен ачыклаган. Безгә мотивацияле баланы табу мөһим. Лицейга кабул итүдә проблема юк. Әмма авыл мәктәпләрендә менә дигән “йолдызлар” читтә калырга мөмкин, – ди ул.

Казахстаннан – Актаныш гимназиясенә

Актанышта сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат оештырылган вакытта аның алдында Россия һәм чит илләрдән килүче татар балаларын берләштерү, аларга тел, гореф-гадәтләрен өйрәтү, гомумән, татар зыялылары тәрбияләү бурычы куелган иде. Беренче елларда Самара, Оренбург өлкәсе, Уфа, Магнитогорск, Красноярск крае, Таҗикстаннан балалар килсә, хәзер география тагын да киңәйгән. Бирегә Ульян өлкәсе, Казан, Ижау шәһәрләре, хәтта Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән дә укучылар килә.

Кайбер мәктәпләрдә дәрес бетүгә педагоглар өйләренә кайтырга ашыкса, монда алай түгел. Дәресләр кичке сәгать 5кә кадәр дәвам итә. Аннан физкультура ясап, ашап-эчкәннән соң, өстәмә дәресләр башлана. Көннең икенче яртысында әлеге дәресләрдә татар, инглиз, рус телләре тирәнтен өйрәнелә, шулай ук гарәп, төрек, иске татар язуын үзләштерәләр. “Хәзинә” ансамбленә, театр труппасына, башка түгәрәкләргә йөрергә мөмкин. Гимназиядә “Мирасыбыз” порталы булдырган. Анда иске татар язулары куела, укучылар шуны тәрҗемә итә. Иран, Австралия, Кытай татарлары анда иске татар язуларын җибәрә. КФУның Филология һәм сәнгать институты он-лайн режимда рус, татар, инглиз теле дәресләре буенча өстәмә дәресләр үткәрә.

“Бездә укучылар ялгыш кына да русча бер сүз ычкындырмый. Татар мохите аларга телне җиңел өйрәнергә ярдәм итә”, – диләр гимназиядә. Бер авыз сүз татарча белмәгән татар балалары, гимназиягә килгәч, саф татар телендә сөйләшергә өйрәнә. Казахстанда яшәүче Розалия Елжасованы гимназиягә Президент Рөстәм Миңнеханов чакырган. “Бездәге Сабантуйда фотога төшергәндә, Президент белән сөйләшеп киттек, аңа Тукай шигырен сөйләп күрсәттем. Ул миңа, сине Татарстандагы иң яхшы татар мәктәбенә урнаштырам, диде. Башта авыр булса, хәзер ияләштем инде. Монда барыбер яхшырак”, – дигән иде Розалия.

Гимназия-интернат директорының урынбасары Илүзә Әминова белдергәнчә, мондый төр уку йортларына килгәч, балаларның сәләте тагын да җетеләнеп китә. “Башка лицейлардан аермалы буларак, бездә миллилеккә аеруча нык игътибар бирелә”, – ди ул. Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә җиңү яулап, тегү-чигү машинасы алганнар. Хәзер алар калфак, түбәтәйләрне кул белән түгел, машина белән чигә.

– Мин – Теләкәй авылыннан. Актаныш гимназиясенә күчкәч, башта билгеләрем түбәнәйсә дә, аннан яхшыра барды. Гимназиядә бөтенләй башка мөмкинлекләр. Көннең икенче яртысында дәресләр оештырыла. Гимназиягә килгәнче, сәләтемне, мөмкинлекләремне аңлап бетермәгән булганмын икән. Гади мәктәптә ярышып уку җитеп бетми. Биредә исә көндәшлек хисе бар, ул безгә яңа белемнәр үзләштерергә этәргеч бирә, – ди инде уңышлары белән республика танылырга өлгергән Актаныш гимназиясе укучысы Айдар Шәйхин.

Актаныш егете тарих буенча бөтенроссия бәйгесе призеры, республикада ике тапкыр җиңүче булып танылды, аның башка уңышлары да бар. Ул киләчәктә тарих яки диннәр белеме белгече булырга җыена. КФУда яки Мәскәү вузында – кайда гына укуына карамастан, диплом алгач, республикага хезмәт итәргә уйлый.

– Сәләтле балалар гел игътибар үзәгендә. Гел макталып тору “йолдыз булу” китермиме? – дим Айдарга.

– Чыннан да, ул күренеш сәләтле балаларда очрый. Миңа да яхшы таныш. Әмма тулы көн режимында эшләгәндә, тәрбиячеләр булганда бу проблемадан котылып була дип саныйм. Җиңгән саен, җиңәргә омтылу хисе туа. Уңышка ирешкәч, мин җиңдем бит, дип уйлап куясың. Әгәр тынычланып калсаң, дәрт сүнәргә мөмкин. Җиңелсәң, борчылмаска өйрәтәләр, ә менә бу очракта үзеңне ничек тотарга икәнлекне аңлатмыйлар. Бу нәрсә миндә дә бар, әмма мин аннан котылырмын дип уйлыйм, – ди ул.

Сәләтне авылда да үстереп була

Биектау районнының Алат мәктәбе директоры Кадрия Хәбибуллина белдергәнчә, авыл мәктәбендә, шәһәрнеке белән чагыштырганда, укучыларга игътибар күбрәк тә әле. “Шәһәр мәктәпләрендә бер укытучы 30ар укучылы өчәр сыйныфны, ягъни 100 баланы дәүләт йомгак аттестациясенә әзерләсә, авылда исә барлыгы 10 укучы. Шуңа күрә һәр укучыга индивидуаль якын килү, аерым әзерләү мөмкинлеге бар. Билгеле, монда укытучының иҗадилыгыннан да күп нәрсә тора. Мәктәбебездә дә кемдер укуда, кемдер җыр-биюдә сәләтле. Мин үзем бию түгәрәген алып барам. Әгәр махсус белгеч булса, аларның сәләте күбрәк ачылыр иде. Махсус мәктәпләрдә балаларга интернатларда яшәргә туры килә. Шул ягы бар”, – ди Кадрия Сөләймановна. Зур Кукмара мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирүче Руфия Әхмәтҗанова, авыл мәктәбендә дә сәләтле балалар белән эшләү өчен шартлар бар дип саный. “Андый балалар белән укытучы махсус план буенча эшли. Шәһәрдәге кебек комплекслы биналар булмаса да, авыл мәктәбендә дә сәләтле укытучылар, шартлар җитәрлек”, – ди ул.

Сан түгел, сыйфат кирәк

Республикада фәннәрне тирәнтен өйрәнүче, сәләтле балалар белән эшләүче мәктәпләр 200дән артык. Әмма аларның нәтиҗәлелеге ни дәрәҗәдә соң? “Чынбарлыкта алар нәтиҗәлелеге буенча 200 дә, бәлкем, 100 дә түгел. Закон нигезендә аларны тәртипкә китерәчәкбез. Бу очракта муниципаль органнар кайсын калдырырга, кайсын калдырмаска икәнлеген хәл итәчәк”, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин. Урынбасар әйтүенчә, беренче сыйныфка кабул иткәндә бернинди сайлап алу да, тирәнтен укытулар да булмаска, элиталы яки яртылаш элиталы сыйныфлар булдыру рөхсәт ителмәячәк. Укытучы бары тик үзе өчен генә тест үткәрә ала. Анысы да укучының холкы, сәламәтлеге, моторикасы хакында белеп тору өчен генә. Бары тик интернат-лицейларга VII сыйныфтан соң һәм X сыйныфка профильле юнәлешләргә сайлап алу гына бар.

– Сәләтле балалар белән эшләү буенча кайбер фәннәрдән күрсәткечләр яхшы, начарлары да бар. Монда мәктәпләр, шул исәптән, элиталысы да, белгечләр дә эшләп җиткермәгән, нәтиҗәдә “арпа күмәче” килеп чыккан. Алга таба болай булмаячак. Сәләтле балалар белән эшләүче челтәр бар, ләкин нәтиҗәләр юк. Челтәр булгач, нәтиҗәләр дә булырга тиеш. Исем өчен генә эшчәнлек алып баруга ирек куелмаячак. Безгә статистика кирәкми, мәктәпләр саны 200 түгел, 50 яки 25 булсын, әмма сыйфатлы эшләсен, – дип белдерә Данил Мостафин.

Сария Садрисламова.

Добавить комментарий