Логотип Магариф уку
Цитата:

Австралия – Кукмара дуслыгы, яки «Ак калфак»ның туган көне  

Бу көннәрдә Кукмарада җирле «Ак калфак» оешмасы чакыруы буенча Австралиядә яшәүче татарлар Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсе булып китте. Нәсел тамырлары Арпаяз авылыннан булган бу гаилә соңгы елларда Кукма...

Бу көннәрдә Кукмарада җирле «Ак калфак» оешмасы чакыруы буенча Австралиядә яшәүче татарлар Гайшә һәм Зыя Макси гаиләсе булып китте. Нәсел тамырлары Арпаяз авылыннан булган бу гаилә соңгы елларда Кукмарага ел саен кунак булып кайта. Аларны бу озын авыр юлга (самолетта очып кайту гына да 24 сәгать) туган якны җирсү хисе, туган-тумачаны табу теләге, балаларына үз Ватаннарын таныту, күрсәтү омтылышы этәрә.


 
kukmara2

Австралиядән килгән кунакларның милли мәгәриф һәм тәрбия белән кызыксынуларын искә алып, аларны ике ел элек кенә ачылган «Кояшкай» балалар бакчасына алып бардык. Бакча мөдире Аксанова Альбина Равил кызы бердәм коллектив туплый алган. Балалар бакчасының материаль базасы да нык. Заманча технологик җиһазлар булу педагогларның эшен җиңеләйтә.


Бакчада күптән түгел генә «Исемең матур, кем куйган?» проектын башлап  җибәргәннәр. Һәр ата-анага гаилә әгъзалары исемнәренең мәгънәләрен ачыкларга, шәҗәрә төзү өчен әби-бабаларын белергә дигән максат куелган. Эш матур гына башланып киткән: балаларның күбесе исемнәренең нәрсә аңлатуын белә, шәҗәрәләр дә туплана башлаган. Балаларның һәркайсына милли киемнәр тектерелгән. Бакчада читеккә, алъяпкычка бизәк төшерү буенча дәресләр үткәрелә, һәм бу юнәлештә күп материал тупланган.


«Ак калфак» оешмасы әгъзасы Ленаның заманча изү-күкрәкчә эшләү буенча мастер-класс үткәрүе бик файдалы булды. Кунаклар да тәҗрибә туплады, үзләре белән эш үрнәкләре алып китте.


Түгәрәк өстәл янында милли ризыклардан авыз итеп, балаларга милли тәрбия бирү, туган телне өйрәтү юнәлешләре турында эшлекле сөйләшү оештырылды. Бу сөйләшү бик үзенчәлекле формада барды: Австралия кунаклары тәрбия өлкәсендәге үз эш алымнары турында сөйләсә, кукмаралылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәсәлән, Австралиядә нәниләр  балалар бакчасында дүрт яшькә кадәр бер генә ел тәрбияләнә, укырга, мәктәптә үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәнә. Аннан бер ел мәктәптә әзерлек дәресләре ала һәм алты яшьтә беренче сыйныфта укый башлый. Мәктәптә уку 12 ел дәвам итә. Ә менә туган тел гаиләдә өйрәнелә, өстәп, атнага бер көн якшәмбе мәктәпләре эшли. Шулай булса да, Австралия татарлары балаларын иманлы, туган телле итеп тәрбияли алалар. Чагыштырып карасаң, уйланырга җирлек бар.


Кунаклар белән аралашканнан соң: «Киләчәктә Интернет аша аралашып, тәҗрибә уртаклашып яшәргә кирәк икән», дигән уй-теләкләр белән таралыштык. Бу көн «Кояшкай» балалар бакчасы тарихынына исә «Ак калфак» оешмасы бүлекчәсе төзелү көне булып кереп калыр.



Зөмәрә Җиһаншина,


Кукмара районы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ