Логотип Магариф уку
Цитата:

Австралия татары: «Татарстаннан аерылып киткәнгә 150 ел булса да, телебезне сакладык»

Татар телен саклау — гаиләнең төп бурычы, дип саный Австралиядә яшәүче милләттәшебез шагыйрә Суфия Вәлиева. Аның ата-бабалары Апас, Кукмара районнарыннан 1881 елда үк күчеп киткән. Бүген шагыйрә журна...

Татар телен саклау — гаиләнең төп бурычы, дип саный Австралиядә яшәүче милләттәшебез шагыйрә Суфия Вәлиева. Аның ата-бабалары Апас, Кукмара районнарыннан 1881 елда үк күчеп киткән. Бүген шагыйрә журналистларга Автралиядә яшәүче татарлар турында сөйләде. 


WhatsApp Image 2018-07-02 at 13.26.44


«Әби-бабаларыбыз 16-18 яшьләрендә Татарстанның Апас һәм Кукмара районнарыннан Кытайга күчеп киткәннәр. Балалары чит илдә гореф-гадәтләрне, телне саклап яшәгәннәр. Без аларның өченче буыннары. Гаиләбез Татарстаннан аерылып киткәнгә 150 ел булса да,  үз  телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап килде. Моның өчен әти-әниләребезгә булган рәхмәтебез бик зур», – дип уртаклашты Суфия Вәлиева.


Татар теле белән беррәттән Суфия апа 8-9 тел белә. Милләттәшебез Австралиядәге татар-башкорт җәмгыятенең әгъзасы, мәдәни чаралар оештыра, китаплар яза.


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ