Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2016» бәйгесенең II тур нәтиҗәләре

КОНКУРСЫБЫЗ ДӘВАМ ИТӘ. БӘЙГЕНЕҢ II ЭТАБЫ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ПЕДАГОГИК ҺӘМ МЕТОДИК ОСТАЛЫГЫН АЧЫКЛАУ МАКСАТЫННАН УЗДЫРЫЛДЫ. АНДА I ЭТАПТА ҖИҢГӘН 30 ПЕДАГОГ КАТНАШТЫ. АЛАР, ҮЗЛӘРЕ УКЫТКАН ПРЕДМЕТ БУЕНЧА БЕ...

КОНКУРСЫБЫЗ ДӘВАМ ИТӘ. БӘЙГЕНЕҢ II ЭТАБЫ КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ПЕДАГОГИК ҺӘМ МЕТОДИК ОСТАЛЫГЫН АЧЫКЛАУ МАКСАТЫННАН УЗДЫРЫЛДЫ. АНДА I ЭТАПТА ҖИҢГӘН 30 ПЕДАГОГ КАТНАШТЫ. АЛАР, ҮЗЛӘРЕ УКЫТКАН ПРЕДМЕТ БУЕНЧА БЕР ТЕМАНЫ САЙЛАП АЛЫП, «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 2016 ЕЛГЫ МАРТ САНЫНДА, 19–21 НЧЕ БИТЛӘРДӘ БАСЫЛЫП ЧЫККАН (АВТОРЫ Г.МӨХӘРЛӘМОВА) МӘКАЛӘ НИГЕЗЕНДӘ ДӘРЕСНЕҢ ОЕШТЫРУ-МОТИВЛАШТЫРУ ЭТАБЫН ТЕХНОЛОГИК КАРТАГА ЯЗЫП ҖИБӘРДЕ. II ЭТАПКА КИЛГӘН ЭШЛӘРНЕ БӘЯЛӘҮДӘ «МӘГАРИФ» ЖУРНАЛЫ РЕДКОЛЛЕГИЯСЕ ӘГЪЗАЛАРЫ ҺӘМ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕ БЕЛГЕЧЛӘРЕ КАТНАШТЫ.


Конкурсның II тур җиңүчеләре


(исемлек алфавит тәртибендә бирелә):



  1. Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  2. Габсаматова Фәүзия Хәйдәр кызы, Тукай районы Иске Дөреш башлангыч мәктәбе укытучысы

  3. Галимова Резеда Закир кызы, Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

  4. Гасимова Чулпан Гали кызы, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясе Купка авылындагы филиалының башлангыч сыйныфлар укытучысы

  5. Зарипова Миләүшә Рафис кызы, Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  6. Кәримуллина Вафия Сәхип кызы, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы

  7. Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы, Саба районы Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  8. Фәхртдинова Дилбәр Нәкыйф кызы, Мөслим районы Күбәк урта мәктәбенең математика укытучысы

  9. Хәбибуллин Ленар Әсгат улы, Чистай районы Мөслим урта мәктәбенең география һәм биология укытучысы

  10. Хәкимҗанова Гөлнара Фәрид кызы, Биектау районы Суксу урта мәктәбенең география укытучысы


III этап – мастер-класслар ярышы – II тур җиңүчеләре арасында, аларның үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен белүләрен һәм аудитория белән эшләү сәләтен ачыклау максатында үткәрелә. III этапка чыккан педагоглар, Кон- курс турында Нигезләмәнең 2.4.2. пункты нигезендә, үз предметлары буенча мастер-класс уздыра.


Мастер-класс форматы үзгәрешсез калды: жюрины укыткан предметның әһәмияте, аны укытуда кулланылган шәхси новацияләр, оригиналь алымнар һәм казанышлар белән таныштыру. Жюри, мастер-классларны бәяләп, шунда ук абсолют җиңүчене, II һәм III урын алучыларны, 7 төрле номинациядә җиңүче педагогларны игълан итә. III этапны уздыру урыны һәм көне турында катнашучыларга өстәмә хәбәр ителәчәк. Уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ