Логотип Магариф уку
Цитата:

“Авыл укытучысы – 2016” конкурсының җиңүчеләре Казан Ратушасында бүләкләнде

Бүген, 6 нчы октябрьдә, Казан Ратушасында  Өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен һәм “Авыл укытучысы – 2016” конкурсында җиңгән укытучыларны бүләкләү тантанасы...

Бүген, 6 нчы октябрьдә, Казан Ратушасында  Өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләрен һәм “Авыл укытучысы – 2016” конкурсында җиңгән укытучыларны бүләкләү тантанасы булып узды.
laeshta-konferenciya-2016-240
 ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлады һәм республикабыз мәгариф оешмаларында эшләүче елның иң алдынгы 65 мөгаллименә дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Матбугат хезмәткәрләренә биргән интервьюсында министр  Бөтенроссия “Авыл укытучысы” конкурсын югары бәяләде, конкурсны оештырган һәм тиешле дәрәҗәдә уздырган өчен “Мәгариф” журналы хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. Э.Фәттахов киләчәктә конкурсның статусын тагын да үстерү юнәлешендә министрлык үз өлешен кертәчәк дип белдерде.
laeshta-konferenciya-2016-342
“Авыл укытучысы – 2016” конкурсында I – III урынны алучы 3 педагогка  ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм туннар, ә төрле номинациядә җиңүчеләргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәгариф” журналының Дипломнары һәм истәлекле  бүләкләр тапшырылды.  
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Яңадан-яңа иҗади табышлар телибез!
 Өстенлекле “Мәгариф” милли проектында катнашкан иң яхшы мәгариф хезмәткәрләре исемлеге
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ